Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешәннең “Ландыш” бакчасында “Яшь оста” бәйгесе узган

Чирмешәннең “Ландыш” балалар бакчасында һөнәри ориентирлашу буенча “Яшь оста” төбәкара балалар чемпионатының муниципаль туры узды.

- Бәйгедә район мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче 22 сабый катнашты, - диде район мәгариф бүлеге методисты Диләрә Мәгъсумова. – Алар сигез юнәлеш буенча (спорт, аш-су остасы, кондитер, ЮХИДИ инспекторы, рәсем ясау, эколог, кием дизайны, парикмахер) осталыкларын күрсәттеләр. Ярыш уен формасында узды. балалар бик оста чыгыш ясадылар, сәләтләрен күрсәтә алдылар. Һәр компетенциядә билгеләнгән җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.

Диләрә Мәгъсумова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев