Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешәндә укытучылар виртуаль дөньяга да сәяхәт ясадылар

Алар квадрокоптерлар, 3D-басма, виртуаль күзлекләр, робототехниканы дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә куллану тәҗрибәсе белән таныштылар...

Чирмешән лицеенда табигый-фәнни юнәлештәге фәннәр укытучыларының район методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен республика семинары узды.

Семинарның практик өлешендә кунаклар шундый мастер-класслар, дәресләр һәм дәрестән тыш түгәрәкләр фрагментларын карадылар.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны аттестацияләү бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Лустина семинар эшенә югары бәя бирде.

- Районның методик хезмәте "Үсеш ноктасы" үзәкләренең бөтен эшен күрсәтә алды. Балаларның кызыксынуы аеруча сөендерә. Аларның әзерлек дәрәҗәсе бик тәэсир итте, югары технологияле җиһазларны җиңел кулланалар, - диде Татьяна Михайловна. - Педагоглар һәм күргәзмәне оештыручылар - профессионаллар. Чараны нәкъ менә лицейда, шундый югары нәтиҗәле учреждениедә үткәрүләре яхшы.

2 нче Чирмешән мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Диана Минһаҗева дәресләрдән соң иптәшләре белән, заманча “Үсеш ноктасы” технологияләрен һәм җиһазларын кулланып, химия түгәрәгендә шөгыльләнә. "Үсеш ноктасы" үзәге - укучылар һәм педагогларның заманча цифрлы компетенцияләрен формалаштыру һәм үстерү ресурсы" дип аталган семинарында алар, махсус төрле эчемлекләрне тикшерү буенча мастер-класс күрсәттеләр.

- Без кока-кола, спрайт, липтонны тикшердек. Нәтиҗә күрсәткәнчә, бу эчемлекләрнең барысының да pH кислотасы күрсәткечләре югары, аларны күп куллану организмның кислота-селтеле балансын бозарга мөмкин, бу төрле авыруларга китерә, - диде Диана.

Бүген районның 10 белем бирү учреждениесендә: Чирмешән лицеенда, 1 нче һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләрендә, кадетлар мәктәп-интернатында, Лашман, Күтәмә, Әккәрәй, Ульяновка, Ивашкино һәм Бәркәтә мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре эшли.

- “Мәгариф” милли проекты кысаларында булдырылган "Үсеш ноктасы" үзәкләре базасында муниципаль семинар-практикумнар үткәрелә, анда укучылар педагоглар белән бергә үзәкләр ачылганнан бирле нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәтәләр. Андый үзәкләр мәгариф хезмәткәрләренең август конференцияләрендә үз проект эшләрен тәкъдим итә, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова.

2023 елда Иске Элмәле һәм Яңа Элмәле мәктәпләре базасында тагын 2 табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле үзәк ачу планлаштырыла.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илсөяр Гайнетдинова фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев