Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән укучылары туган телләрендә белем һәм тәрбия ала

Район мәктәпләрендә укучыларның 40,27 проценты фәннәрне татарча укый, ә тагын 22,27 процентында тәрбия эшләрен ана телендә алып барыла. Димәк, 62,54 процент татар баласына белем һәм тәрбия туган телендә бирелә.

-Лашман, Бәркәтә, Иске Кади, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә, Югары Кәминкә, Туймәт, Утыз Имән, Кармыш, Әмир мәктәпләрендә дәресләр һәм тәрбия чаралары ана телендә уза, - диде район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Җәмилә Мотыйгуллина. - Ә менә Иске Үтәмеш мәктәбендә тәрбия эшләре тулысынча татар телендә алып барылса да, өлкән сыйныфлардан фәннәр русча укытыла башлый, чөнки биредә Иске Сережкино балалары да белем ала.

Район үзәгендәге мәктәпләрдә дә татар (туган) телендә тәрбияләнүче сыйныфлар бар. Бу уку елында андый сыйныфка бары Чирмешән лицеенда гына балалар җыелды. 1 нче Чирмешән мәктәбендә – 2, 3, 4 сыйныфларда, 2 нче Чирмешән мәктәбендә - 4 нче сыйныфта, Чирмешән лицеенда 1, 3, 4 сыйныфларда тәрбия эшләре ана телендә алып барыла. Аларда татар телен укытуга атнага өч сәгать бирелә, ә башка авыл мәктәпләрендә – 4-5 сәгать.

Районда алты чуваш мәктәбе исәпләнә. Иске Элмәле, Яңа Элмәле, Ивашкино, Әккәрәйдә, Ульяновка мәктәбендә һәм аның ике филиалында, Лагерка мәктәбендә укучыларга ана телләрендә белем һәм тәрбия бирәләр.

-Яңа уку елыннан чуваш мәктәпләрендә ана теле дәресләрен күбрәк укый башладылар. Бу, ата-аналар гаризасы нигезендә, татар теле сәгатьләре исәбенә артты, - диде Җәмилә Минебай кызы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев