Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән районы мәктәпләре ашханәләрендә менюны һәр көнне төрләндерәләр

Район мәктәпләрендә укучыларны кайнар аш белән тукландыру уку елының тәүге көненнән үк җайга салынган. Кайбер балаларга хәтта көненә ике тапкыр табын көйләнә.

Ульяновка мәктәбе укучылары ашарга өченче дәрестән соң керергә гадәтләнгән. Без барган көнне балаларны пылау белән сыйладылар. Мондагы мәктәптә барлыгы 61 бала белем ала.

-Күбрәк икенче ашлар – “второйлар” пешерелә. Меню һәр көнне үзгәрә. Макароннар, боткалар белән балык, ит кәтлитләре бирәбез, аларны пешекчеләребез үзләре ясыйлар, - диде Ульяновка мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Ольга Ефремова.

Ольга Петровна әйтүенчә, меню ике атнага төзелә, аннан кабатлана. Бакчаларда үстерелгән яшелчәләрне (бәрәңгене, кәбестәне, кишерне, аш чөгендерен) азык-төлек белән тәэмин итүче - поставщик сатып алып, янә шушы мәктәпкә кире бирә.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова әйтүенчә, өйдә укучы балаларга, 1 сентябрьдән башлап, туклану өчен акчалата компенсация түләнәчәк.

Флера Рәхимҗанова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары:

-Район мәктәпләрендә укучы 1909 бала да кайнар аш белән тәэмин ителгән һәм барлык мәктәпләрдә дә бер төрле меню расланган.

Башлангыч сыйныфларда укучылар бушлай туклана. Моның өчен быел дәүләттән бер укучыга көненә 64 сум 19 тиен акча бирелә. 5-11 сыйныф укучылары исә көненә 30 сумлык ашый: әлеге сумманың 8 сум 80 тиене – дәүләттән, 21 сум 20 тиене – әти-әниләр өлеше. Күп балалы, аз керемле, авыр хәлдәге гаиләләрдә яшәүче яки әти-әнисе инвалид булган 167 укучыга ташлама каралган, алар мәктәптә бушлай ашый.

Моннан тыш, әти-әнисе махсус операция зонасында катнашучыларның балалары, физик мөмкинлекләре чикле укучыларны көненә ике тапкыр тукландыру оештырылды. Моның өчен төп суммага 14 сум өстәлә. Бу категория балалар көненә 44 сумга туклана булып чыга.

Мәктәп ашханәләрендә пешерелгән ризыкның сыйфатын, тәмен әти-әниләр дә тикшереп, тәмләп карый ала. Бу пешерелгән ашларның сыйфатына булган дәгъваларны вакытында уңайга хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге уңайдан, әти-әниләргә бер үтенечләребез бар, балаларны дөрес тукланырга өйрәтсеннәр, ашлар, боткалар ашарга күнектерсеннәр иде. Моны табиблар да киңәш итә. Тәм-том, каты-моты белән белән генә булмый. Аннан соң бүген азык-төлеккә бәяләр күтәрелгән чорда әти-әниләрнең балаларын тукландыру өчен бирә торган түләү күләмен бераз арттыру хакында да уйланасы иде.

Фото: Марат Гомәров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев