Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешәннең “Әкият” бакчасы 500 мең сум грант откан

Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасы һәм 2 нче Чирмешән мәктәбе 500 әр мең сум күләмендә грант акчасы алачаклар.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында “Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәгариф оешмаларына ярдәм итү” грантын алу өчен бәйге игълан ителгән иде. Күптән түгел аның нәтиҗәләре билгеле булды, Татарстанда 100 балалар бакчасы һәм 100 мәктәп - грант иясе. Алар арасында безнекеләр дә бар.

-Безнең балалар бакчасы күп милләтле. Бакчага йөрүче 82 баланың 59 сы татар милләтеннән, 12 се - рус, 11е - чуваш. Шуңа күрә милли тәрбиягә аеруча зур игътибар бирелә, - ди “Әкият” балалар бакчасы мөдире Зөлфия Әхмәтҗанова. – Сабыйларны республикада, районда яшүче халыклар, аларның гореф-гадәтләре, йолалары, мәдәнияте белән даими таныштырып барабыз. Грант –бу юнәлештә эшебезне нәтиҗәлерәк алып бару өчен бик зур ярдәм. Бу акчаларны бакча өчен кирәкле җиһазлар, тәрбиячеләр һәм балалар өчен сәхнә костюмнары, уку әсбаплары алуга юнәлдерергә ниятлибез.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев