Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешәндә әти-әниләрне балалар белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәттеләр

Алар җырладылар да, мультфильмнар да карадылар, җылы итеп аралаштылар да... Чирмешәннең кадетлар мәктәп-интернатында ата-аналар өчен Казан кунаклары семинар үткәрде.

Чирмешәннән Гүзәл Шәйхетдинова ире Илнар белән ике бала үстерәләр. Кызлары 4 сыйныфта, уллары 1дә укый. Мондый чара буласын ишеткәч, әни кеше беренчеләрдән булып язылган.

-Көндәлек тормышта эш, мәшәкатьләр белән еш кына үзара җылы мөнәсәбәтләр, балалар белән бергәләп уйнау турында онытып та җибәрәбез, дөресрәге, вакыт җитми. Аннан соң, балалар телефонда, компьютерда күп утыралар, дип зарланабыз. Шуңа бу очрашу бик файдалы булды, яңа идеяләр белән канатланып киттек. Остазлар аңлаешлы, җиңел иттереп бирделәр лекцияләрне, вакыт үткәне сизелми дә калды, - диде семинарда катнашкан Гүзәл Шәйхетдинова.

Бу, "Мәгариф" милли проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында белем бирү чарасын район мәгариф бүлеге һәм ата-аналар советы оештырган.

Педагогика фәннәре кандидаты Владимир Дергунов башлангыч сыйныф укытучылары белән "Иҗатчы ничек тәрбияләнә?", укучыларның һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналары өчен "Гаиләгә тере аралашуны ничек кайтарырга?" дигән темаларга тукталып, балалар тәрбияләүдә укытучыларның һәм ата-аналарның роле, тормыш-яшәеш, хисләр, мәхәббәт, гаилә кыйммәтләре турында сөйләште, яшәү кыйммәтен тоярга, бәхетле кеше, кулланучы түгел, ә иҗатчы булырга илһамландырды.

-Балаларга тормышта үз-үзләрен табарга ярдәм итү мөһим, аларның көченә ышанырга кирәк. Гәрчә алар белән кайвакыт килешеп бетмәсәк тә, улларыбызны һәм кызларыбызны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк, - диде Владимир Александрович.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар советы рәисе Наталья Фролова "Мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен педагоглар һәм ата-аналар берлекләре арасында үзара бәйләнеш" темасына ата-аналар комитетлары рәисләре өчен семинарда балаларның мәктәптә туклануын контрольдә тоту турында сөйләде.  Педагогика фәннәре кандидаты, психолог Наталья Реснянская психологик ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә җиде шәхси консультация оештырды. Алар онлайн форматында консультацияләрне дәвам итә алачак.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев