Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешәндә мәктәп автобуслары өчен тукталышлар җитешми

Районда мәктәп автобусларының, туктап, балаларны утырту һәм төшерү урыннары билгеле, әмма бу мәсьәләдә проблемалар да бар икән. Әйтик, кайбер торак пунктларда автобуслар өчен тукталышлар юк. Укучылар аның килгәннен ачык һавада, кайбер чакта явым-төшем астында, җил үзәгендә көтеп торырга мәҗбүр.

Быел уку елында 16 мәктәп автобусы, 23 маршрут буенча, 34 авылдан 260 укучыны йөртә. Автобуслар паркы даими яңартылып тора, узган елны районга биш яңа автобус биргәннәр, балаларны йөртү өчен  тиздән шундый тагын ике  яңа транспорт чарасы кайтырга тиеш.

Барлык автобусларга да укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итә торган җиһазлар куелган.

-Автобуслар ГЛОНАСС системасына тоташкан, видео-теркәү, диспетчерлыкка тоташкан элемтә, хәвеф төймәләре, тахографлар белән җиһазландырылган, - диде район мәгариф бүлеге каршындагы мәктәп автобусларын мониторинглау буенча җаваплы хезмәткәр Таһир Рәхимҗанов. – Мәктәп автобусларына Чирмешән автотранспорт предприятиесе хезмәт күрсәтә. Уку елы башлану алдыннан барлык автобусларны да җентекләп тикшерделәр.

Мәктәп автобусларын йөртүчеләргә дә аерым таләпләр бар: йөртүче категорияләре туры килергә һәм йөртү стажлары 10 елдан ким булмаска тиеш.

Мәгариф бүлеге автобусларының расланган маршрут буенча йөрүләрен контрольдә тота. Иң озын маршрут - Күтәмәдән килүче автобусныкы: ул Югары Кәминкә, Кара Чишмә, Туймәт, Түбән Кәминкә авылларына кереп, укучыларны ала һәм укулар тәмамлангач, кире кайтара.

Мәктәп директоры боерыгы нигезендә, укучыларны автобуста озатып йөрергә педагоглар арасыннан бер кеше билгеләнә. Ул балаларның тәртибе өчен җавап бирә. Мәктәп автобусына чит кешеләрне утырту, тиешсез урында машинаны туктату катгый рәвештә тыела.

-Әлеге кагыйдәне бозган очракта, машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартып, штраф та бирергә мөмкиннәр, - диде Таһир Тәлгать улы.

Әлегә кадәр районда мәктәп автобуслары катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән.

Тиздән һава торышы да үзгәрәчәк, яңгыр, кар ява башлый, балаларыбыз иртүк урамга чыгып китә, ә кайбер авылларда аларга ышыкланырга урын да юк. Бу проблеманы кем хәл итәргә тиеш?

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X