Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән укучылары арасында һөнәри белем бирү учреждениеләрен сайлаучылар арткан

Үткән уку елында мәктәпне тәмамлаган 124 егет һәм кыз мәктәп классларын уку йортлары аудиторияләренә алмаштырды.

Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, якташларыбызның күпчелеге югары уку йортларында һөнәр үзләштерә, чыгарылыш сыйныф укучыларының 25се колледжлар сайлаган. Кадетлар мәктәбен тәмамлаган өч егет һөнәр үзләштергәнчегә кадәр, ил алдындагы бурычларын үтәргә уйлыйлар, алар армиягә барырга җыена.

Күпчелек яшьләр медицина һәм мәгариф юнәлешендәге белгечлекләргә өстенлек бирә. Быел да, табиб, шәфкать туташы, укытучы, тәрбияче һөнәрләре сайлаучылар күп. Билгеле, нефть тармагы буенча эшләргә теләүчеләр, спорт юнәлешен сайлаучылар да байтак.

2019-2020 уку елында 236 укучы төп мәктәпне тәмамлау турында аттестат алган. Әлеге яшүсмерләрнең 152се укуларын һөнәри белем бирү учреждениеләрендә дәвам итә. Бу уку елында район мәктәпләренең 10нчы сыйныфында 84 укучы белем ала. 10нчы сыйныфны тәмамлаган 17 укучы да һөнәр үзләштерү өчен уку йортларына киткән. Бүген 11нче сыйныфта 109 егет укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев