Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән районының Әккәрәй мәктәбендә 150ләп банка кыяр тозлыйлар

Әккәрәй урта мәктәбе елдан-ел үзенең матур чәчәкләргә күмелгән, мул яшелчә, җиләк-җимеш үсүче бакчасы белән сокландыра.

Мәктәпнең тәҗрибә участогыннан тыш, өстәмә тагын ике бакчалары да бар. 70 сутыйга якын җирдә мәктәп коллективы бәрәңге, суган, кишер, кыяр, кәбестә, аш чөгендере, кыяр, помидор, төрле җиләк – җимеш, чәчәкләр үстерәләр.

Моннан тыш, узган көз көне мәктәп теплица да алып урнаштырган, быел монда төрле үсемлекләрнең үрентеләрен үстергәннәр, үзләреннәр арткан помидорныкын һәм кәбестәнекен авылдашларына да сатканнар. Сүз уңаеннан, үзләре дә 280 тамыр кәбестә утыртканнар.

-Бу көннәрдә техник персонал кыяр тозлау белән мәшгуль, - ди мәктәп директоры Людмила Александровна Калмыкова. – Башка елларны мәктәп яны участогында укучылар да ярдәм итә иделәр, быел, коронавирус таралу куркынычы аркасында, аларны җәлеп итмәдек. Нигездә, эшләрнең күп өлеше техник персонал җилкәсенә төште. Форсаттан файдаланып, Алена Трофимовага, Нина Сипатровага, Антонина Красновага, Валентина Трофимовага, Татьяна Ефимовага, Лидия Ефимовага, Николай Трофимовка тырыш хезмәтләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Мәктәп яны участогы мөдире Зинаида Леонтьева да һәм башка укытучылар да тырышып эшлиләр. Гомумән, безнең мәктәп коллективы бик дус, бердәм, шулай булмаса без мондый уңышларга ирешә алмас идек.

Яңа уку елында мәктәптә 88 укучы белем алыр дип көтелә. Беренче сыйныфка 7 бала килергә тиеш.

Узган елны биредә кыярны гына да 150 өч литрлы банка  тозлаган булганнар. Анардан тыш әле тагын башка төрле яшелчәләрне дә кышка әзреләгәннәр, җиләк – җимешләрдән кайнатмалар, компотлар ясаганнар. Алар белән уку елы дәвамында укучыларны сыйлыйлар. Район үзәгендә, Казанда уза торган ярминкәләрдә дә үз продукцияләрен тәкъдим итәләр. Бюджеттан тыш эшләгән акчаларны мәктәп ихтыяҗларына тотыла.

Мәктәп коллективы дару үләннәре җыю белән дә шөгыльләнә икән.

-Хәзер юкә чәчәге, иван – чай, мәтрүшкә җыярга була, - ди Людмила Александровна.

Бу кадәр мул уңышны үстерү өчен бик күп көч, тырышлык һәм сабырлык кирәк. Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә эш җәй көне генә түгел, ә ел әйләнәсе бара.

фото: МБОУ"Аккиреевская СОШ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев