Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән районында милли проект кысаларында “Үсеш ноктасы” ачылачак

Быел Күтәмә урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге ачылачак.

Бу көннәрдә әлеге мәгариф учреждениесендә ремонт эшләре бара.

-Технология, информатика, өстәмә белем бирү һәм хәвефсез тормыш нигезләре кабинетларында ремонт төгәлләнеп килә. Монда өлешчә электр линиясен һәм җылылык бирү системасын ясап бетерәсе генә калды, - ди Күтәмә мәктәбе директоры Александр Миронов. – Аннан соң инде яңа җиһазлар кайтырга тиеш.

Әлеге мәктәпкә өлешчә ремонт ясау һәм аерым фәннәр буенча кабинетлар ачу өчен 1 миллион 200 мең сум акча бирелгән. Сүз уңаеннан, 2015 нче елны монда капиталь ремонт та булган иде.

-Узган елны,  “Мәгариф” милли проекты кысаларында,  1 нче Чирмешән, Лашман мәктәпләрендә, кадетлар мәктәп – интернатында һәм Чирмешән лицеенда шундый үзәкләр эшли башлады. Киләсе елда шундый ук үзәк Әккәрәй мәктәбендә ясалачак, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. - “Үсеш ноктасы” үзәге мәктәп укучыларына сыйфатлы, заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйттә, балаларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр формалаштырырга ярдәм итә.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев