Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән районында 2 меңнән күбрәк кеше татарча диктант язды

Ирекле “Татарча диктант” акциясендә районнан 2 меңнән артык кеше катнашты. Быел текстны Бөек Җиңүнең 75  еллыгына багышлап сайлаганнар.

Бу чарада мәгариф  бүлеге аеруча активлык күрсәтте. Районның 25 мәктәбендә 1974 кеше кулына каләм алды. Мәктәп укучылары, укытучылар белән бергә ата-аналар да бу акциягә бердәм кушылдылар. Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре диктантны аерым мәйданчыкта язды.

Онлайн режимда узган чарада китапханәчеләр, мәдәният йортлары, музей  хезмәткәрләре дә үз белемнәрен сынадылар.

Укытучылар һәр мәйданчыкта, эшләрне тикшереп, нәтиҗәләрен хәбәр итә.

фото: социаль челтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев