Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән районы укучысы имтиханнарда географиядән 100 балл җыйган

Иске Кади урта мәктәбе укучысы Алмаз Шәрифуллин география фәне буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган. Бу фәннән мондый нәтиҗә районда беренче тапкыр.

11 нче сыйныф укучылары иркен сулап куйдылар, бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Кайбер фәннәр буенча инде нәтиҗәләр дә билгеле. Алмаз алардан канәгать. Географиядән 100 балл булса, рус теленнән - 91 балл.

Быел алар мәктәпне икәү тәмамлаганнар, ике Шәрифуллин: берсе Алмаз, икенчесе Ильяс.

Гел бишлегә генә укыган Алмаз өчен география аерым урын алып торган. Ул әлеге фән буенча район олимпиадаларында катнашкан, республикакүләм чаралар: “Яшь географлар турниры”, “Географиядән диктант”та призлы урыннар яулаган.

-Укытучым Резеда апа Локмановага рәхмәт, ул безне гел шундый чараларда катнаштырды, фәнгә кызыксыну уятты, - ди Алмаз укытучысы турында.

Гомумән, ул күбрәк гуманитар фәннәргә өстенлек бирә, җәмгыять белемен, тарихны ярата икән.

География буенча имтиханнарны районда нибары - ике, республикада 300гә якын кеше тапшырган. Шуларның өчесе иң югары балл җыйган.

-Алмаз, син ничә баллга өмет иттең?-дим.

-Күңелемдә 100 балл булыр дигән өмет бар иде, 90 нан ким булмаячагына ышандым,  - ди ул.

Татар мәктәбендә белем алган Алмаз, соңгы өч айны дистанцион рәвештә укыса да, географиядән генә түгел, рус теленнән дә 91 балл туплаган. Җәмгыять белеменнән нәтиҗәләр билгеле түгел әле, ләкин начар булмас.

-Дистанцион дигәннән, алай уку миңа сайлап алган фәннәргә күбрәк игътибар юнәлтерергә мөмкинлек бирде, шулай да укытучы белән турыдын-туры элемтә булмавы аерым авырлыклар тудыра шул, - ди “Укудагы аерым уңышлары өчен” медале белән бүләкләнгән әңгәмәдәшем.

-Имтиханнарга ничек әзерләндең?

-Репетиторларга йөрмәдем, мин күбрәк “Решу ЕГЭ” белем бирү порталында утырдым. Мондагы биремнәрне эшләдем. Имтиханнарда да шундыйрак биремнәр булды.

- Кая укырга керергә уйлыйсың?

-Ике апам да Казан федераль университетында укыдылар. Мин дә документларны шунда тапшырдым, картография һәм экология юнәлешләре буенча.

-Без улыбыз өчен бик шат, - ди Алмазның әнисе Рәмилә ханым. – Олы кызларыбыз да әйбәт укыдылар, Алмазга беркайчан да “укы!” - дигәнебез булмады, үзе тырышты. Форсаттан файдаланып, укытучылар коллективына рәхмәтемне җиткерәм, улыбызның уңышларында, билгеле, аларның өлеше бик тә зур.

-Хыялың бармы?

-Мин сәяхәт кылырга телим, яңа илләр, шәһәрләр күрәсем килә.  

Район мәгариф бүлегеннән белешүебезчә, бүген информатика, рус теле, география, рус әдәбияты буенча имтиханнар нәтиҗәләре билгеле.

-Күрсәткечләр начар түгел. Информатика, география, рус теле буенча баллар узган ел белән чагыштырганда югарырак, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – Имтиханнарны тапшырган 113 кешедән 45 укучы 80 дән югарырак балл җыйды. Рус теленнән 17 кешенең баллары 90 нан югарырак. Яңа Элмәле, беренче Чирмешән мәктәпләренең һәм Чирмешән лицееның өч укучысына 100 баллга кадәр нибары 2 балл җитмәде. Иске Кадидан Алмаз Шәрифуллин географиядән 100 балл туплады.

 фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X