Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән районы укучылары елына ике тапкыр социаль-психологик тест уза

Балигъ булмаган балаларның якынча 10 проценты деструктив берләшмәләргә тартыла. Куркыныч төркемгә керүче балаларның 80 проценты социаль кимчелекләре булган гаиләләрдә яши.

Күпләргә ата-ана тарафыннан игътибар һәм җылылык җитми. Мәктәптә киеренке хәл булганда 18-77 процент бала ата-ана ярдәменә өметләнә алмый, курка. Үсмерләрнең 50 проценты абруйга мохтаҗ, тик алар ата-аналарында да, укутучыларда да аны тапмыйча, урамнан яки социаль челтәрләрдән эзли.

Куркыныч төркемдәге укучыларны үзвакытында ачыклау профилактик эшнең өстенлекле бурычы булып тора. Әлеге бурычны хәл итү өчен 6-11 сыйныф укучылары арасында елына ике тапкыр социаль-психологик тест һәм белем бирү тирәлегенең психологик куркынычсызлыгын мониторинглау буенча эш оештырыла. Укучылар онлайн режимда электрон мәгариф программасы аша шәхси кабинетта тест үтәләр. Курку, дулкынлану, агрессия  ачыкланган һәр балага шәхси киңәшләр килә.

-Тест узган укучылар арасында куркыныч төркемгә керүчеләрнең исемлеге махсус конвертта мәктәп директорларына тапшырыла, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. - Аларга бу укучыларны күзәтүне оештырырга, игътибарны арттырырга боерыла.

Республиканың террорчылыкка каршы комиссиясе, мәктәпләрдә профилактик эш оештырганда “зыян китермәү” принцибын сакларга, гаиләләргә артык тыкшынмаска киңәш итә. Деструктив берләшмәләрнең йогынтысына дучар ителгән затлар белән профилактик эш оештыру буенча һәм РФ мәгариф оешмаларында криминаль субкультураларның таралуын профилактикалау буенча методик тәкъдимнәр барлык мәктәпләргә җибәрелгән.

Педагогик коллективларны ата-аналар белән эшләү күнекмәләренә өйрәтү, профилактик эш оештыруга җәлеп ителгән белгечләрнең җаваплылыгын һәм һөнәри компетентлыгын арттыру бурычын хәл итү өчен сыйныф җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, методистлар укулар уза. Район мәктәпләренең дүрт сыйныф җитәкчесе “Укыту-тәрбия процессына психологик-педагогик ярдәм күрсәтү” темасы буенча белем эстәгән, ә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары мәгарифне үстерү институтында курслар узган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев