Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән районы укучылары 20 тонна макулатура җыйган

Ел башыннан район мәктәпләре укучылары 20 тоннадан күбрәк макулатура җыйганнар, ягъни бер укучыга бүлеп исәпләгәндә 8 килограмм туры килә. Икенчел чималның 10 тоннага якынын сатып, 31 мең сум керем алганнар.

Бу эштә Лагерка мәктәбе укучылары беренче, аларның җыйган чималы бер укучыга бүлеп исәпләгәндә 38 килограммнан да артыграк. Кара Чишмә мәктәбенең 20 укучысы 700 килограммнан күбрәк макулатура җыйган (бер укучы исәбендә 37 килограмм). Туймәтлеләр дә бер тоннага якын икенчел чимал әзерләгән (бер укучыга – 29 килограмм). Ә менә Чирмешән аграр техникумы студентларына (2,6 килограмм), Яңа Элмәле (3,8 килограмм), Иске Үтәмеш (4,7 килограмм) мәктәпләре укучыларына алдынгылар рәтенә басу өчен күп көч түгәргә кирәк булачак.

Лагерка укучылары пластик җыю буенча да алдынгы. Биредә белем алучы 22 укучы 100 килограммнан артык пластик җыйган, ягъни бер балага 5 килограмм туры килә. Шешминкалылар  күршеләреннән бераз гына калыша, аларда бер бала исәбендә 3 килограмм икенчел чимал тупланган.

Лашмана, Әккәрәй, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты, Иске Элмәле укучыларына, аграр техникум студентларына пластик җыю буенча тырышырга кирәк.

Райондагы 27 мәктәп ел башыннан 3 тоннага якын пластик җыйган, бу - бер укучыга уртача бер килограммнан артыграк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев