Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән кызы имтиханын 100 баллга тапшырган өчен 80 мең сум акча алган

​​​​​​​Өч ел элек рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган Чирмешән лицее укучысы Гүзәл Мортазина бүген Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр институтында белем ала.

- Быел 3 курсны тәмамладым, белгечлегем антропология һәм этнология, - диде Гүзәл, телефоннан сөйләшкәндә. – Укырга бик ошый, аеруча практик дәресләрне яратам, алар еш үтә. Баллар югары булгач, бюджетка эләктем. Яхшы укуымның файдасын күрдем, универститетка укырга кергән, имтиханнарда 100 балл җыйган студентларга 80 мең сум акча да түләделәр.

Якташыбыз, студент булуына карамастан, эшләргә дә вакыт таба. Җәйге каникулларын да бушка уздырмый, Казанда акча эшли. Сүз уңаеннан, яхшы укыгач, стипендиясен дә ала. Күп түгел, айга 2 мең сум, ләкин ул да ярап куя.

- Шәһәргә килүгә беренче елны ук эшкә урнаштым, - диде Гүзәл. Барысына да өлгерәм, эшләргә дә, укырга да. Беренче елны тулай торакта яшәдем, хәзер инде, үземнең акча булгач, квартирада торам. Киләчәк турында бүген әле бернәрсә дә әйтә алмыйм, әүвәл укуымны тәмамларга кирәк, аннан күз күрер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев