Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа Чишмә үзешчәннәре “лезгинка” биегәннәр

Узган елның көзендә капиталь ремонттан соң ачылган Ивашкино мәдәният йортында чаралар еш уза. Шушы көннәрдә биредә Яңа Чишмә районы артистлары да үз сәләтләрен күрсәттеләр.

Концертка ивашкинолылар гына түгел, күрше Әккәрәй, Кармыш, Яшәүче, Күтәмә авылларыннан да тамашачылар килгән.

Сәхнәдә рус, татар, чуваш телләрендә җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды, кунаклар хәтта “лезгинка” да биеделәр.  “Илен”  чуваш халык, “Зажигай” эстрада вокаль ансамбльләре, “Волчинка” дуэты чыгышларын тамашачылар кайнар алкышлар белән бәяләделәр.  Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар башкаруындагы җырлар да тамашачылар күңеленә хуш килде.

Чирмешәнлеләр Яңа Чишмә районы артистларына, шундый матур, эчтәлекле концерт өчен, рәхмәт белдерделәр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Моңа кадәр безнең район артистлары Яңа Чишмәдә концерт күрсәттеләр һәм шулай ук тамашачыларның көчле алкышларына ия булдылар.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев