Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Моң агылды сәхнәдән

Утыз Имән авыл мәдәният йортында, Мәдәният елы уңаеннан үткәрелгән зур концерт - кичә булып узды. Бу гадәти чара түгел. Утыз Имән авылында туып- үсеп, читтә гомер кичерүче авылдашларыбыз катнашуында, мәгънәле дә, истә кала торган җыр-моң кичәсе иде ул. Олыгая барып, гомер юлыбызга еллар өстәлгән саен, күңелләрдә булган сагыш хисе -...

Утыз Имән авыл мәдәният йортында, Мәдәният елы уңаеннан үткәрелгән зур концерт - кичә булып узды. Бу гадәти чара түгел. Утыз Имән авылында туып- үсеп, читтә гомер кичерүче авылдашларыбыз катнашуында, мәгънәле дә, истә кала торган җыр-моң кичәсе иде ул. Олыгая барып, гомер юлыбызга еллар өстәлгән саен, күңелләрдә булган сагыш хисе - туган як, туган җир, туып үскән авыл, әти-әни нигезе, балачакның якты хатирәсе дәшеп кайтара кешене туган җиренә.


Балачагым үткән туган авылым

Исләремнән чыкмый, йөдәтә.

Язмыш үзе шулдыр, аера да

Сагындырып яшәү өйрәтә.

Үсмер чакта берни аңламыйсың,

Тизрәк килә читкә китәсе.

Тик аңламый кеше читтә яшәп

Үзәге өзелеп гомер итәсен.

Гомерләре буена күңелләрендә йөрткән туган авылларын онытмауларын, аның белән горурлануларын, авылдашларына булган хөрмәт хисен, туган авыллары белән горурлануларын, үзләрен, җырлы-моңлы чыгышлары аша тамашачы күңеленә җиткерә алдылар кунакларыбыз. Фәһимә һәм Тәлгать Хәбибуллиннарның, Рузилә Җамалетдинова һәм Люция Аитоваларның җырлары, Фаяз Сөнгатов һәм Әмил Мавзютовларның баянда үзләре уйнап җырлаулары безне моң иленә алып кереп китте. Ә инде Әмил Мавзютовның сәхнәдән тамашачылар янына барып, үзенең балачак, яшьлек дусты Рөстәм Шәмсетдинов белән яраткан җырларын башкаруын да тып-тын калып, зур кызыксыну белән тыңладылар авылдашлары. Бу чыгыш күпләрдә балачак хатирәләрен яңарткандыр.

Чирмешәннән Снежана Иләева җырларын оста итеп башкаруы белән тамашачылар күңелен яулады. Бу кичәдә сәхнәбез түрендә оныклары чыгышын әби-бабалары горурланып та, сокланып та карап утырдылар. Кунакларыбыз үзләренең тормышлары белән дә таныштырдылар. Мәзәк сөйләү осталыкларын да күрсәттеләр. Берсеннән-берсе матур җырлар, моң, агып кына торды ул кичне сәхнәдән.

Авылыбызда яшәп, җыр-моңга, сәхнәгә гашыйк иҗат кешеләребез, халкыбыз иҗатын яратып өлгергән үз артистларыбыз - җыр сөючеләребез, биючеләребез күп безнең. Авылыбыз Утыз Имәнгә багышлап язылган җырны башкаручы Рания Минһаҗева, нәфис сүз остасы Диләрә Гыйльманова чыгышлары да күпләрне сокландырды. Ике дистә елга якын иҗат итеп килүче "Наз" ансамбле чыгышын, Әнәс Ябинов, бертуган Әсхәт һәм Фәндәс Гыйрфановларның җырларын, сәхнәбез бизәге, күрке булган җырчыларыбыз Светлана Сәйфетдинова, Динә Фатыйхова, Роза Закироваларның җырларын авылдашларыбыз яратып карады, тыңлады. Бүген Казан мәдәният һәм сәнгать университетында белем алучы, сәхнәдә очып-очып, оста итеп биюче Адел Әминов һәм Ләйсән Фәттахова - халык биюләрен зур осталык белән башкаручылар. Авылыбызда төрле бәйрәмнәр уңаеннан үтүче бер генә мәдәни чара да, оста итеп алып баручы укытучы Лениза ханым Җамалиевадан, баянчы Газинур Шәймәрдановтан башка узмый. Бүгенге кичәдә дә алар үз эшләренең осталары икәнен күрсәттеләр.

Авылдашларыбызга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә безгә шундый эчтәлекле ял киче оештырган өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә без - тамашачыларны якты, җылы, матур мәдәният йортыбыз үзенә бәшеп торсын, эшләре гөрләп барсын, зал тутырып тамашачылары булсын иде дигән теләктә калабыз. Авылыбыз Утыз Имән, аның тарихы, уңган кешеләре белән горурланып яшәсен иде. Язмамны игезәктәшем, шагыйрь Таһир Шәмсуаровның авылыбыз Утыз Имәнгә багышлап язылган шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

Иманлы як, айлы манаралар

Өмет белән язга багалар.

Таллары да азан тыңлый сыман,

Дин бар җирдә, димәк, татар бар!

Гармун моңы монда йоклаганның

Якасыннан алып уята.

Тик аклыкка табынганга микән,

Кышын урамнарга кар ята.

Утыз Имәнидәй асыл затлар

Туган, туасына инанам.

Дәверләрне кичкән имәннәрең

Утыз икәненә ышанам!

Зөһрә Кашапова.

Утыз Имән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X