Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

КВН кубогы Бәркәтә авылында калды

Бөркәтәнең “КөлкеVIRUS” һәм район үзәгенең балалар бакчалары җыелма командалары районның эшче яшьләр командалары арасында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы”ның дүртенче район фестиваленең җиңүчеләре булдылар.

Сүз уңаеннан, бәркәтәлеләр узган елны да беренче иделәр.

Призерларны ике номинациядә: авыл җирлекләре һәм район оешмалары арасында билгеләделәр.

- КВН фестивале районда дүртенче тапкыр оештырылды. Аның беренче этабында, дүрт зонада узган сайлап алу турында барлыгы 22 команда, 289 кеше катнашты. Район мәдәният йортында бу сезонның чемпионлыгы, күчмә кубок һәм акчалата бүләк өчен финалда тугыз команда көч сынашты, - диде район мәдәният йорты директоры, фестивальны оештыручы Альмир Жораев. -  Шуны да билгеләп үтәсе килә, финал уеннарына сатылган билетлардан кергән акчалар мобилизацияләнгән якташларга ярдәм фондына күчерелә.

КВН уеннары бик кызык үтте. Һәр команда үзенчәлекле чыгышы, мәгънәле шаярулары  белән тамашачыларның күңеленә хуш килде. Шаярттылар, ләкин чамасын белеп кенә.

Финал “Сәламләү” бәйгесеннән башланып китте. Кайбер командалар тамашачыларга яхшы таныш мәзәкләрне шулкадәр оста итеп сәхнәләштерделәр, хәтта үзебезнекеләр башкаруында алар бөтенләй яңача күренде. Гомумән, командаларның һәркайсы бүгенге тормышыбызда булган кимчелекләрне, кискен проблемаларны чагылдырырга тырышты. Чыгышлардан күргәнебезчә, КВНчыларны да демография проблемасы нык борчый икән.

Финал уеннарында Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин, Туймәт авыл җирлеге башлыгы  Айдар Кәримов, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвгать Фәттахов үзләре дә актив катнаштылар һәм командаларына өстәмә баллар китерделәр.

Уенчылар арасында төрле һөнәр ияләре: мәдәният, медицина, мәгариф, авыл җирлеге Советлары һәм башкарма комитетлары хезмәткәрләре,  нефтьчеләр, студентлар, мәктәп укучылары да бар иде.

Музыкаль бәйге ярышында Бәркәтә авылы командасы чыгышы башкалардан нык аерылып торды. Алар авылда узган халык җыенын чагылдырган тамаша күрсәттеләр һәм рольләрне дә бик оста уйнадылар. Лашман һәм Туймәт авыл җирлекләре командалары да  өй эшләрен “унлыга” башкарды.

Нәтиҗәдә, авыл җирлекләре арасында “Лашман мишәрләре” һәм Туймәттән “Мясорубка юмора” командалары икенче һәм өченче урыннарда. Оешмалар арасында беренче Чирмешән мәктәбе һәм аграр техникумы уенчылары - призлы урыннар ияләре.

Беренче урынга чыккан командалар 50 мең сумлык, икенчеләр – 40 мең, өченче – 30 мең сумлык сертификатлар белән дә бүләкләнделәр.

- Мин КВН уеннарын гел карап барам, - ди Чирмешәндә яшәүче Гөлүзә Хасәншина. – Бүгенге уен безгә яхшы таныш командалар белән чагыштырганда бер дә ким түгел. Безнекеләр шулай булдырырлар дип уйламаган да идем. Ничек уйлап бетерәләр дә, ничек уйнап бетерәләр. Килгәнемә үкенмәдем, рәхәтләнеп ял иттем.

 

Шаяннар һәм тапкырлар клубы фестиваленең финалыннан 60 фото (ФОТОРЕПОРТАЖ)

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев