Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Каравон”да Чирмешән районы артистларын да алкышлаганнар

Лаеш районының Никольское авылында узган Бөтенроссия рус “Каравон” фольклор бәйрәмендә безнең районнан өч иҗат коллективы катнашты.

Район мәдәният йортыннан хәбәр итүләренчә, бәйрәмгә республика районнарыннан һәм башка төбәкләрдән 150дән күбрәк коллектив һәм ансамбль килгән. Анда безнең районның Шешминка авылы мәдәният йортыннан “Ой, Калина” фольклор ансамбле, Андреевка авылы клубыннан “Забавушки” дуэты һәм район мәдәният йортыннан “Самант” вокаль ансамбльләре чыгыш ясаган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәргән бәйрәмдә егермедән күбрәк мәйданчык: “Петрушка йорты”, “Яшьләр күңеле”интерактив мәйданчыгы, “Тимерчелек йорты”, “Һөнәрчеләр йорты”, “Рус өе”, “Зур сәхнә”, “Такмаклар экраны”, “Хоровод аланы” гөрләгән, төрле күргәзмәләр оештырылган.

Район артистлары Каравон” да катнашкан өчен диплом белән бүләкләнгәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев