Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

Рус Тат
Мәдәният

Иске Үтәмешнең “Хыял” ансамбле Кырымга да барган

Иске Үтәмешнең “Хыял” ансамблен Кырымда да беләләр.

Әйе, районыбыз сәхнәләрендә генә түгел, ә ерак Кырымда, “Алтын мәйдан - Кырым” смотр - фестивалендә дә чыгыш ясаган, шунда ике номинациядә җиңгән “Хыял” фольклор ансамблен күпләр белә. Анда үткән фестивальгә 2018 елда 13 кешелек состав белән барганнар.

- Кырымда республикабыз данын якладык, - ди әлеге коллективны оештырган якташыбыз, Иске Үтәмеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марат Галиев. – Чыгышларыбызны бик ошаттылар, озак кул чаптылар. Казанга да еш барабыз. Быел “Этномириада” халыкара конкурс-фестивалендә җиңеп, Диплом белән бүләкләндек.

Гомумән, Иске Үтәмеш мәдәният йортының ирле-хатынлы оста белгечләре - Резеда һәм Марат Галиевларның мактанып искә алырлык казанышлары бихисап. Соңгы 20 елда мәртәбәле төрле бәйгеләрдә катнашып алган Дипломнары гына да йөздән күбрәк. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, борынгы җырларын  - халык иҗатын актив пропагандалаулары гел лаеклы бәя ала.

- Әле дә яшьләр арасында без, алар белән рәттән басып биибез, ансамбльдә дә җырлыйбыз. Теләсә кайсы эштә җитәкче үзе алда булырга тиеш, -  диләр инде пенсиядәге Галиевлар.

Алар мәдәният тармагына урау юллар аша килгәннәр. Марат әүвәл колхозда бригадир, ферма мөдире, зоотехник та була, Резеда институтта бухгалтер белгечлегенә укып, шулай ук дистә еллар колхоз бухгалтериясендә эшли. Хәзер, инде 21 ел, Резеда мәдәният йортында, ире Марат биредә 10 ел чамасы. Берсе – директор, икенчесе -  сәнгать җитәкчесе. Эшне бергә планлаштыралар, чараларда бергә катнашалар. Марат Әбенәгыйм улы оештырган, сәхнәләрдә сынауларны уңышлы узган “Хыял” фольклор ансамбле 2020 елда “Халык коллективы” исемен алган икән, монда аларның өлеше бәһасез.

Галиевларның “Хыял” белән, аерым да, икәү башкара торган “Сагыну” татар халык җыры бренд урынына, искеүтәмешлеләргә аеруча яхшы таныш. Марат гармунчы да бит әле. Элегрәк, яшьрәк чакта активрак шөгыльләнсә, баянны да "биетер" иде. Бүген, кем әйтмешли, баянчыны күтәреп кенә йөртә торган, чөнки алар Иске Үтәмештә дә юк чак. Каядыр бара башласалар, йөзләгән километр үтеп, баянчы Фәрит Хәйруллинны Самара өлкәсенең Денис авылыннан алып киләләр. Ә баянчысыз булмый, “Хыял”ның, мәсәлән, бөтен чыгышлары, шул исәптән репертуарга кергән “Картуф” та, җырлы – биюле. Кайберләрен башкарганда Марат кубызда да уйный, ә кемдер элек кулланылган кер тактасында чиртеп көй чыгара. Алар чыгышларга аерым, халыкчан төсмер бирә. Кызганыч, Иске Үтәмеш мәдәният йортында да заманча инструментлар җитеп бетми, яңа баян алу да проблема. Шул уңайдан берничә хәлле җитәкчегә дә мөрәҗәгать иткәннәр, аннан уңай җавапка өметләнәләр.

Бер якташлары татар җырларына килешә торган кыллы “Думра” музыка уен коралы (думбрага якын уен коралы) булдыруда ярдәмгә өметләндергән.

Баян, гармун дигәннән, күптән түгел, Сабан туе алдыннан, авылда сөлге җыйганнар. Бу борынгы гореф-гадәт ничек баянсыз үтсен?! Элек егетләр, йорттан-йортка кереп, авыл саен җырлап узганнар. Җырламасаң, бүләкне тиз генә биреш юк бит. Быел, бәйрәмне җыр белән дә бизәсеннәр дип, менә шушы бәйрәм алдыннан никрут егетләр белән җыр текстларын өйрәнгәннәр. “Репетицияне” Марат Галиев үзе үткәргән. Сөлге җыю монда районның башка авылларындагы кебегрәк,  әмма ике көн үтә, сөлгеләрне колгага түгел, ә билгә бәйлиләр. Быел, дөресрәге, үткән бер елда туйлар булмагач, килен сөлгесе генә алмаганнар. Шуны да язу урынлы булыр, Иске Үтәмештә сөлге җыю бәйрәме берничә ел “онытылып” торган. Ярый әле аны нәкъ менә Галиевлар кире кайтарган. Быел бәйрәмдә егетләр юмарт авылдашлары Самат Абайдуллин мәдәният йортына бүләк иткән гармун көенә җырлаганнар.

Киләчәк буыннарга җиткерү өчен, йолаларыбызны, халкыбыз иҗатын, рухын чагылдыручы сәнгать байлыгын даими өйрәнергә, яшьләргә җиткерергә кирәк. Аларны видеотасмага яздыру мөһим. Әле менә Иске Үтәмештә яшәүче иң өлкәннәрнең берсе -  Җария Хөснетдинова мөнәҗәтләрен -  элеккеге җырларны яздырып, кызы Рәсимә бик игелекле эш башкарган. Авылда мөнәҗәт әйтүчеләрне бергә җыеп уздырылган чара да эзсез калмый, аның барышын Казаннан килгән белгечләр дә яздырып киткән.

- Без төшергән, яздырган аудиовидео язмалар барыбер архивта калырлык дәрәҗәдә, бик сыйфатлы түгел, озак саклана алмый, бу эшне профессионаллар башкарсын иде, - диде Резеда Сәгыйть кызы Галиева.

Соңгы елларда, күреп торабыз, халык үткәннәргә, туган як тарихына, нәсел-нәсәпне барлауга бик игътибарлы. Халык җырларын да ешрак ишетә башладык, алар күренекле җырчылар репертуарына да керә.

- Һәр төбәкнең үз традицияләре, - диде Марат Галиев. – Әйтик, бездә тыпырдап, идәнгә тибеп бию гадәткә кергән. Элек тә татар-мишәрләрдә шулай биегәннәр. “Подгорны”, “өчле”, “дүртле”, “крис” биюләре яшьләргә дә таныш. Аларны югалтмыйсы иде.

Элек популяр булган “Дубыр-дубая”, “Әннә-генәги” татар халык җырлары да теләсә кайсы бәйрәмне бизи ала. Соңгы вакытта, Сабан туйларында милли төсмер югала кебек.

Сәхнәгә чыккан кеше зәвыклы, чыгышына туры килерлек итеп киенергә тиеш. Бу яктан искеүтәмешлеләр бәхетле. Әнә, грант отып, төрле бәйгеләрдә җиңгән өчен бирелгән акчаларга затлы сәхнә костюмнары алганнар, шул исәптән “Хыял” ансамблендә җырлаучы һәм биючеләрне дә яңабаштан киендергәннәр.

Нигездә стабиль составлы “Хыял” ансамбле төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Кайвакыт тулысынча бергә җыелу да кыен. Каядыр барасы булса, транспорт проблемасы да туа. Шөкер, аларны хәл итәргә тырышалар. Соңгы вакытта яшь артистлары да сәхнәдә ешрак күренә – Илүзә Шәяхмәтованың моңа кадәр дә “Хыял”да җырлаганы булган.

Галиевлар, музыка мәсьәләсендә сорау туса, кызлары Алиягә (Баһаутдинова) мөрәҗәгать итәләр. Ул – музыка белгече, Чирмешәндәге балалар сәнгать мәктәбендә укыта, башка музыка уен коралларын да тыңлата. Тагын бер уллары – Альберт гаиләсе белән Әлмәттә яши, әти-әниләренә тамашачы буларак бәя бирә.

Бер сыйныфта укыган, моннан 35 ел элек гаилә корган Резеда һәм Марат Галиевлар шулай  итеп Иске Үтәмешнең мәдәният тармагына гел яңа сулыш өреп торалар. “Нәүрүз” дә үткәрәләр, Сабан туенда да үзәктә булалар. Гел яңалыкка омтылалар. Затлы итеп ремонтланган мәдәният йорты бинасы һәм аның тирәсендәге чисталык, пөхтәлек, өйләрендәге, бакчаларындагы тәртип, матурлык, җыйнаклык үзе үк аларны мактап тора. Моңа шуны да өстәп кую ярыйдыр – зур гаиләдә үскән Марат – 9 бала арасында иң төпчеге, алар бүген төп нигездә яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев