Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа Элмәледә учакта пулӑ шӳрпи пешергәннәр

Яңа Элмәле авылында “Улах”ка килгән кунакларны нинди генә милли ризыклар белән сыйламаганнар.

Райондагы чуваш мәдәнияте атналыгы җыр-биюләр, күңел ачулар белән генә түгел, әнә шулай тәм-томнары белән дә истә калыр.

Яңаэлмәлелеләр  “Улах”ка - кич утыру йоласына авылдашларын һәм районның башка авылларыннан милләттәшләрен – мәдәният хезмәткәрләрен дәшкәннәр. Чара тумышы белән шушы авылдан, Чувашстанның халык шагыйре, Чабаксар шәһәрендә яшәүче  Порфирий Афанасьевның өй-музеенда үткән.

- “Улах”та хатын-кызлар бәйләп-чигеп утырдылар. Пенсионер авылдашыбыз Юлия Бондарева кул эшләре серләре белән уртаклашты. Ул мобилизацияләнгәннәргә унбишләп пар оекбаш бәйләп биргән кеше. Ә хуҗабикә Людмила Вяткинаның кәрҗиннәр үргәнен карадык. Янәшә бүлмәдә  төсле кәгазьдән  чуваш милли орнаментын - кояш ясау буенча мастер-класс булды, - ди Яңа Элмәле авылы мәдәният йорты директоры  Александра Ильдирякова.

Юрий Ильдиряков кунакларга учак өстендә хәтта пулӑ шӳрпи - балык ашы да пешергән. Гомумән, бу көнне чарада  нинди генә чуваш милли ризыклары әзерләнмәгән: борайдан һәм свежий иттән  хуплу (бәлеш, курник сыман), хуран кукли (суган пирогы), мимер (мамалыга, сыер мае белән бирелә торган бәрәңгеле, онлы ризык), кесел (кисель)...Әүвәл бу тәм-томнар күргәзмәдә урын алса, аннан соң алар кунакларга тәкъдим ителгән.

Сүз уңаеннан, авылда мәдәният йорты бинасы әлегә ремонтта. Бүген биредә сәхнә, санузел, җылыту системасы әзер, яңа пластик тәрәзәләр куелган, идәнгә ламинат җәелгән. Осталар хәзер электр үткәргечеләрен монтажлый.

Объектны җәйгә файдалануга тапшырырга тиешләр.  

Виолетта Ильдирякова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев