Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Габдулла Тукайның туган көнендә Чирмешәндә шигырь бәйрәме узды

Татар халкы үзенең бөек шагыйрен – Тукаен онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнендә Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә.

Безнең районда да Тукайга багышланган чаралар, дәресләр, хәтер кичәләре уза. Быел аның тууына 138 ел. Район мәдәният йортында аңа багышлап уздырылган чарада әдипнең әкиятләрен, шигырьләрен сәхнәләштереп бәйрәм оештырдылар. Яңача куелган тамаша, бию, җыр, сәхнә бизәлеше кече һәм олы тамашачының да күңеленә хуш килде.

Тукай телендә язылган авыр алымнар көнкүреш телендә, уен-көлке белән яңгырады. Сәхнәдән рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрне дә укыдылар.

–Инде күп еллар халкыбызда матур традиция яши –татарлар гомер иткән төбәкләрдә шагыйрьнең туган көненә багышланган бәйрәмнәр үткәрелә. Бүген укучылар белән бик матур чарада булдык. Тукай әкиятләренә нигезләнгән спектакль карадык. Балаларга бик ошады. Шагыйрьнең иҗаты безне еларга, көләргә, уйланырга мәҗбүр итә, күп гасырлар элек язылган булсалар да, әсәрләре бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмый, –диде Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Лотфуллина.

ФОТОРЕПОРТАЖ  

Лилия Зөфәрова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев