Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә «Тарихта без эзлебез» фестиваленең район этабы җиңүчесе билгеләнде

Туймәт авылында гомер итүче Кәримовлар гаиләсе «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» исемле шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабында беренче урын яуладылар.

Район мәдәният йортында узган чарада, Кәримовлардан тыш, Әккәрәйдән Калмыковлар һәм Чирмешәннән Митяевлар үзләренең күркәм гаилә тарихларын тәкъдим иттеләр.

Традиция буенча, бәйгедә катнашучылар милли киемнәрдән чыгыш ясадылар, үз нәселләре белән таныштырдылар, гаилә традицияләре турында сөйләделәр, милли аш-суга осталыкларын, сәхнәдә концерт номеры да күрсәттеләр.

 -Нәсел шәҗәребезнең 10 буын вәкилен таптык.  Безнең ерак бабаларыбыз 1762 нче елда Туймәт авылына күчеп килгәннәр. Архив документлары буенча аларның шунда гомер итүләрен күрәбез. 1912 нче елдан Кәримовлар башка төбәкләргә күченәләр. Безнең шәҗәрәдә  1730 кеше исеме бар. Нәселебездә төрле сәләткә ия кешеләр җитәрлек, – дип сөйләде нәселләре турында Айнур Айдар улы Кәримов.

Кәримовлар бүгенге чарага да күбәү килгәннәр. Дус, тату нәсел икәнлеге яктан да күренеп тора.

Өстәлләрендә нәрсәләр генә юк аларның: каз, бәлеш, чәкчәк, башка милли ризыклар... Рамил Әхәт улы Кәримов та нәселе турында горурланып сөйли. Мактанырлыгы бар. Авыл халкы өчен башкарылган игелекле эшләре дә байтак.

Икенче урынга чыккан Калмыковлар – Ефимовлар гаиләсе турында мәгълүматны Әккәрәй урта мәктәбе директоры Людмила Калмыкова җиткерде. 

-Безнен фамилия бабабыз Ефим исеменнән барлыкка килгән. Ул 1850нче елны туа. Аның улы Василий Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә эләккән һәм дүрт ел Австриядә яшәгән. Әккәрәйгә кайткач, ул авылда әлегә кадәр үсмәгән алмагачлар утырта, - дип сөйләде гаилә тарихын өйрәнгән Людмила Александровна.

Митяевлар фамилиясе районда киң таралган. Аларның  кече ватаны - Мордва Афонькәсе авылы. Нәселләрендә хөрмәткә ия кешеләр җитәрлек. Әлеге гаилә вәкилләре арасында укытучылар күп икән, араларында җитәкче постларда эшләүчеләр дә байтак. Чирмешәндә яшәүче, 1нче мәктәп директоры Наталья Юрина тамашачыларны һәм Казаннан килгән мәртәбәле җюрины әлеге гаилә тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырды.

Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты мондый бәйгене быел бишенче тапкыр үткәрә. Фестивальне уздыруның максаты – гаилә традицияләрен саклау һәм үстерү,туганлык элемтәләрен һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгыту.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев