Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә язучыларны кафега чакырдылар

    Узган атнада районыбызның әдәбият сөючеләре янына кунакка килгән ике әдипне безнең яклар белән иҗатлары гына түгел, хәтта биографияләре дә тоташтыра. Берсенең туганы – Утыз Имән авылы килене, икенчесе студент елларында безнең якларда төзелешләрдә катнашкан кеше.

    Район үзәк китапханәсенең “Ассоль” әдәби кафесында узган чарага әдипләр: Лениногорск районыннан шагыйрь  Таһир Шәмсуаров һәм прозаик, публицист “Ватаным Татарстан” газетасы хезмәткәре Наил Шәрифуллин килгән.

    “Ул күп төрле темаларга яза. Хикәяләрендә туган як гүзәллегенә мәдхия җырлый, бүгенге заманның фаҗигале һәм драматик күренешләрен тасвирлый, үзен нечкә юмор остасы итеп тә күрсәтә. Шундый тоем, нечкәлек аның хезмәтенә, яраткан һөнәренә бәйледер күрәсең. Чөнки ул – укытучы”, - дип таныштырды алып баручы беренче кунак белән.

    Белешмә. Таһир Ярулла улы Шәмсуаров 1954 елда Лениногорск (элеккеге Шөгер) районының Яңа Иштирәк авылында туган. Армиядән кайту белән районның Түбән Чыршылы мәктәбендә укыта. Аннан, читтән торып, Казан дәүләт педагогия институтында укып, татар теле һәм әдәбияты белгечлеге ала. Озак еллар мәктәптә укыта, директор булып эшли. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан Язучылар союзының Шамил Бикчурин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты. Бүген шагыйрьнең төрле нәшриятларда басылып чыккан биш шигырьләр җыентыгы бар: “Әтиләр нигезе”, “Гомер дисбесе”, “Моң коесы”,  “Яратудан тора җир шары”, “Ярату белән...”.

    Таһир Ярулла улы, бердән, оста шагыйрь булса, икенчедән шул шигырьләрен үтемле итеп сөйләүче сүз остасы да икән. Аны тыңлаганда  “каз тәннәре” чыга. Шул арада чирмешәнлеләргә багышлап та шигыре туган Таһир Шәмсуаровның.

    Күңел тула, исәнмесез, дуслар, дисәм,

    Яратырлык якларың күп, и Чирмешән.

    Шагыйрь, галим тиңсез  Утыз Имәниең

    Бәгырьләргә үтеп керә изге көең!

    Мөселманда шаһи бер якты нур бар,

    Намаз белән башланадыр монда һәр таң.

    Бабайлар да килешәдер минем белән,

    Киләчәккә илчедер ул ышан иман!

    Мин хаклымын һәрчак сине көләч дисәм,

    Яратырлык якларың күп, и Чирмешән!

    Бергә булыйк, бердәм булыйк,  дуслар, диям,

    Изге гамәл кылганнарга башым иям! ..

    Ул да булмады, “Илһамга Илһам кирәк” дип, Таһир абый “сәхнәгә” баянчыбыз Илһам Мортазинны дәште. Кунагыбыз  җырчы да икән, әле ниндие генә! Оста, сүз дә юк. Яратты аны тамашачы. “Игезәк сыңарым – Зөһрә Утыз Имән авылы килене, анда яши” дә дигәч, кунагыбыз тагын да “якынайды”.

    – Очрашуларда шагыйрьләргә яхшы ул: шигырьләрен укыйлар да, котылалар. Безгә, прозаикларга хикәя, повестьларны укый башласак, - дип шаяртып сүз башлаган Наил Шәрифуллин җитдиерәк темаларны кузгатты. Сәясәт, халык, ил,  милләт язмышы. Гомумән, “Ватаным Татарстан” газетасын укучылар аны үткен телле, кыю, кемгәдер ошамаган темаларны казып чыгарып язучы оста телле журналист, публицист дип беләләр.

    Белешмә. Наил Искәндәр улы Шәрифуллин 1957 елда Баулы районының Исергәп авылында (язучы Миргазыян Юныс туган авыл) дөньяга килгән. Мәктәптән соң Казан авиация институтын уңышлы тәмамлап, Лениногорск каласындагы хәрби заводларның берсенә эшкә урнаша. Ике ел хәрби-космик гаскәрләрдә офицер булып хезмәт итә. Яңадан Лениногорск шәһәренә кайтып, элек үзе эшләгән предприятиедә инженер-конструктор, лаборатория башлыгы булып эшли. Һәм Лениногорск шәһәр газетасына бүлек мөдире – редактор урынбасары итеп чакырыла. Аннары шактый еллар “Татнефть” системасына караган бораулау җиһазларын ремонтлау базасында инженер-электронщик вазифасын башкара. 2011 елдан – “Ватаным Татарстан” газетасы хезмәткәре.

    -Ана телен укытуга шундый караш булганда, киләчәктә сезнең китапларны укучылар булырмы икән? - дигән соравыма, Наил абый:

    -Дөрес әйтәсез, андый проблема бар. Шуның өчен киләсе Дәүләт Советында милләтләр телләрен кайгыртучы депутатлар да булырга тиеш, - дип, сүз  киләсе сайлауларга иярде. -Шуның өчен сайлауларга барырга кирәк, сезнең тавышны башкалар файдаланмасын, - диде ул.

    Наил Шәрифуллин 1977-78 елларда, студент вакытында,  Кармыш авылында терлекчелек биналары төзүдә катнашкан. Безнең яклар аңа таныш.

    – Чирмешәндә булдыклы халык яши. Сезнең яклар үткен, эшмәкәрлеккә хирыс, - дип тә күңелне алды.

    “Үз әсәрләрендә эчке кичерешләргә бай, нык рухлы, милләт кайгысы белән яшәүче герой тудырырга омтыла ул. Бу эзләнүләрдә кайчандыр төрки бабаларыбыз гомер сөргән ерак төрки чүл-далаларга барып чыга, әле бүреләр өере йөргән эз-сукмакларга төшә, әле гөнаһлы кешелек яшәешеннән изге – илаһи мәгънәләр табарга тырыша”, – диде алып баручы Наил Шәрифуллин хакында. 

    Аның беренче хикәясе 1988 елда “Идел” альманахында дөнья күргән. Соңгы елларда авторның хикәя-повестьлары төрле журналларда басылып тора. “Мәйдан” журналы уздырган хикәяләр конкурсында 2008 елда “Соңгы ау” әсәре белән катнашып беренче урынны яулаган.

    2012 елда “Рухият” нәшрияты Наил Искәндәр улының “Соңарган сөю” исемле тәүге китабын, аннан соң “Мин кулыма китап алам” һәм “Кая бара бу дөнья” исемле китапларын бастырып чыгарды. Ул тарих, политология, философия белән кызыксына, публицистика өлкәсендә бик күп язмалар бастыра.

    Ике сәгатьләп барган чарага килүчеләр – мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, китапханәчеләр ахырдан әдипләрнең автографлы китапларын алдылар.

    Автор фотолары

    Чирмешәндә - язучылар белән очрашу (ФОТОРЕПОРТАЖ)

     

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: