Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән районында КВН сезоны башланды

Бәйгенең зона турының беренче уены Утыз Имән авылында узды. Монда Яңа Кади (“Без авыл малайлары”), Яңа Элмәле (“Большевички”), Ульяновка (“Селянки”), Иске Кади (“Кади коткаручылары”), Иске Котыш (“Кутушские Галустяны”) авыл җирлекләре командалары тапкырлыкта һәм шаяртуда көч сынашты.

Быел уеннар авыл темасына багышлана. Алдан ук әйтеп кую  урынлы булыр, биш команда да үз чыгышларында билгеләнгән теманы ачарга тырыштылар. Дөрес, берәүләр биремнәрне остарак башкарса,  башкалар әлеге эшкә тулаем бик “җитди” әзерләнгәннәр.

Уенны Утыз Имәнгә “поезд белән килгән” “Котыш Галустяннары” ачты. Команда танылган КВНчы Михаил Галустян фамилиясен йөртсә дә, араларында ир-егетләр күренмәде.

Ә менә былтыргы чемпионнар – “Без авыл малайлары” командасы, киресенчә, гүзәл затлардан башка чыгыш ясады һәм уенның “йөзек  кашы” булды.  Алар авыл тормышын юмор аша бик оста чагылдырдылар. “Күнекмә” (“Разминка”)  вакытында аларның “Ни өчен Рөстәмнең сыеры Әсхәтьнекенә караганда сөтне күбрәк бирә?” дигән сорауга башка  командаларның кызыклы версияләре яңгыраса да, үзләренең җавабы: “Чөнки Рөстәм склад мөдире булып эшли” тамашачыларга аеруча ошады.

-Вакыт аз булса да, без тырышып әзерләндек. Шаярту өчен темаларны ерактан эзләмәдек, үзебезнең авыл тормышын мәзәккә әйләндереп күрсәтергә тырыштык, - диде  “малайларның” капитаны, Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов, уеннар тәмамлангач.

Ульяновка авыл җирлегенең җыелма командасы да сынатмады. Барлык рольләрне кызлар башкаруы да үзенә бер төрле үзенчәлек өстәде, барысы да артистлык сәләтенә ия, җырга – моңга гашыйклар. “Кади коткаручылары” (Иске Кади)  бүгенге уенда хуҗаларга төп көндәшләр иде. Кызыклы миниатюралар, көлдергеч персонажлар, музыкаль чыгышлар – алар чыгышында болар барысы да булды.

Яңа Элмәле җирлегенең  “Большевички” командасы җанатарлары уенда аеруча активлык күрсәттеләр. Команда гына түгел, алар да ныклап әзерләнеп килгәннәр, хәтта плакатлар күтәреп көч биреп тордылар.

-Узган елны чирләгән идем, килә алмадым. Бые бик кызык булды, рәхәтләнеп карап, ял итеп утырдым, - ди мәдәният йортына  килгән 70 яшьлек Наилә апа Мәгъсумова. – Телевизордан да КВН уеннарын  карарга яратам, әмма үзебезнекеләрне күпкә  кызыграк.

Гомумән алганда, беренче уен “төерле” булмады. Билгеле, җитешсезлекләр дә бар, аларга  җюри әгъзалары артык бәйләнмәделәр, гадел билгеләр куйдылар һәм беренче зонаның җиңүчеләрен билгеләделәр. Нәтиҗәдә бу зонадан финалга Яңа Кади һәм Иске Кади авыл җирлекләре командалары узды.

фото: автор

Утыз Имәндә шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннары узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев