Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды

    Быел район сәнгать мәктәбен 46 бала тәмамлады.

    Алар фортепиано, синтезатор, халык уен кораллары (баян, гитара), җыр, рәсем сәнгате, фольклор һәм хореография бүлекләрендә белем алдылар. Балаларның һәркайсы катлаулы һәм мавыктыргыч сәнгать дөньясына ирешү юлын узды. Кемдер өчен бу киләчәктәге һөнәренең башы булачак, ә кемдер якыннарын һәм дусларын үз иҗаты белән сөендерәчәк. Чыгарылыш сыйныф укучыларына мәктәпне тәмамлау хакында тантаналы шартларда  таныклыклар тапшырдылар.

    Ләйлә Шириязданова фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: