Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бакча балалары әкият күрсәтә

Чирмешәндәге "Ромашка" балалар бакчасының өлкән төркем балалары башка төркем балаларына һәм әти-әниләргә "Шалкан" рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бакчада театр түгәрәге инде 10 еллап эшли. Аны өлкән төркем тәрбиячесе Илсөяр Кереева җитәкли. Бакчада тәҗрибә алган "артистлар" инде үз осталыкларын мәктәпләрдә күрсәтәләр. Түгәрәктә шөгыльләнүче балалар ай саен бер әкиятне сәхнәләштерәләр. "Балалар...

Чирмешәндәге "Ромашка" балалар бакчасының өлкән төркем балалары башка төркем балаларына һәм әти-әниләргә "Шалкан" рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.


Бакчада театр түгәрәге инде 10 еллап эшли. Аны өлкән төркем тәрбиячесе Илсөяр Кереева җитәкли. Бакчада тәҗрибә алган "артистлар" инде үз осталыкларын мәктәпләрдә күрсәтәләр.

Түгәрәктә шөгыльләнүче балалар ай саен бер әкиятне сәхнәләштерәләр. "Балалар үзләренә бирелгән рольләрне тырышып уйныйлар, әти-әниләр сәхнә костюмнары әзерләүдә булышалар. Балаларның уңышларын күреп алар да сөенә",- ди түгәрәк җитәкчесе Илсөяр Ильяс кызы.

Әлегә кадәр нәниләр әкиятләрне рус телендә генә уйнасалар, киләчәктә татар телендә дә театр куярга ниятлиләр. Яшь артистларга уңышлар гына телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Мәдәният