Район үзәгенең Яшьләр мәйданчыгында Актанышның "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары чыгыш ясады.
Зур автобус белән безгә килгән утызлап җырчы һәм биюче чирмешәнлеләргә ике сәгатьлек тамаша әзерләгән. Очып-очып бииләр. Җырчылары көр тавышлы, өсләрендә - затлы концерт костюмнары. Чыгышларын рәхәтләнеп карадык. Унлап бию генә сәхнәләштергән актанышлылар. Тамашачылар хозурына алар шушы...
Район үзәгенең Яшьләр мәйданчыгында Актанышның "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары чыгыш ясады.
Зур автобус белән безгә килгән утызлап җырчы һәм биюче чирмешәнлеләргә ике сәгатьлек тамаша әзерләгән. Очып-очып бииләр. Җырчылары көр тавышлы, өсләрендә - затлы концерт костюмнары. Чыгышларын рәхәтләнеп карадык. Унлап бию генә сәхнәләштергән актанышлылар. Тамашачылар хозурына алар шушы рәвешле әллә ничә милләт киемендә чыкты.
-Язгы якта сездә бер булган идек инде. Бүген көндез Якты Тауда концерт куйдык.
Сәхнә кечкенә булса да, андагы халыкның күңеле иркен, кунакчыллар икән. Гомумән, сездә тамашачы концертны карый белә, - ди ансамбльнең җырчы-хормейстеры Лилия Мостафина.
Нет комментариев