Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Яңа Элмәле мәктәбе - яхшылар сафында

Яңа Элмәле мәктәбе яңа уку елына иң яхшы әзерлеккә республика смотр - конкурсның зона этабында җиңүче дип табылган. Әлеге бәйге әүвәл республиканың җиде зонасында уза. Аннан соң җиңүчеләр арасында республиканың иң яхшы өч мәктәбен билгелиәчәкләр. Безнең зонага Әлки, Спас, Норлат, Аксубай, Чистай, Алексеевск, Чирмешән районнары кергән. Республика комиссиясе безнең районда...

Яңа Элмәле мәктәбе яңа уку елына иң яхшы әзерлеккә республика смотр - конкурсның зона этабында җиңүче дип табылган.

Әлеге бәйге әүвәл республиканың җиде зонасында уза. Аннан соң җиңүчеләр арасында республиканың иң яхшы өч мәктәбен билгелиәчәкләр.
Безнең зонага Әлки, Спас, Норлат, Аксубай, Чистай, Алексеевск, Чирмешән районнары кергән. Республика комиссиясе безнең районда өч мәгариф учреждениесен: 1нче Чирмешән, Түбән Кәминкә һәм Яңа Элмәле мәктәпләрен тикшергән. Алар, нигездә, территориянең төзеклегенә, мәктәп бинасының янгын иминлегенә, техник торышына, укыту - тәҗрибә участогына һәм башка факторларга игътибар биргәннәр.
Яңа Элмәле мәктәбе бу зонада "Иң яхшы авыл мәктәбе" номинациясендә җиңүче дип билгеләнгән. Якын көннәрдә республика бәйгесенең дә нәтиҗәләре билгеле булачак. Җиңүчеләрне акчалата премияләр көтә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа Элмәле урта мәктәбе республика конкурсы