Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Ульяновка авыл җирлеге – район бәйгесе җиңүчесе

Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне иң яхшы бизәү бәйгесендә быел беренче урынны яулаган Ульяновка авыл җирлеге беренче дәрәҗә Диплом һәм 20 мең сум сертификат белән бүләкләнде.

Әккәрәй авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе коллективлары да  быел нык тырышканнар, аларда беренче, шуңа күрә үзләренә  15 мең сум акчага сертификат бирелде.

Авыл җирлекләре арасында Яңа ел мәйданчыкларын иң яхшы бизәүчеләр: Иске Үтәмеш, Югары Кәминкә, Иске Кади авыл җирлекләре дә җиңүчеләр арасында, аларга 2 нче дәрәҗә Дипломнар һәм 10 ар мең сумга сертификатлар тапшырылды.

Район үзәгендәге  оешмалар арасында урыннар билгеләмәделәр. Алай да әлеге төркемдә территорияләрен иң матур бизәгән оешмаларны билгеләп үттеләр.

Елдагыча бу бәйгегә балалар бакчалары коллективлары җитди әзерләнә. Әйтик, “Чишмәкәй” бакчасы территориясендә 46 кар сыннары ясалган. “Ландыш” бакчасы Чирмешәннең Амур ягының “йөзек кашы” дип була, аның гирляндалары ерактан ук күренеп тора. Ә инде “Ромашка” бакчасының “Кышкы бакчасы” теләсә кемне таң калдырырлык.

Туган як тарихы музее быел беренчеләрдән булып чыршы кабызды. Территориясендәге Кыш бабай өйчеге дә игътибарны җәлеп итеп тора. Үзәк китапханәгә килүчеләрне дә байтак кар сыннары каршылый.

Әлеге оешмалар, “Ландыш” һәм “Әкият”балалар бакчалары, “Чирмешән автотранспорт предприятиесе”, “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” җәмгыяте шулай ук Дипломнарга һәм 7 шәр мең сумлык сертификатларга ия булдылар.

Чумачка, Девичья Поляна, Мордва Афонькәсе мәдәният йортлары, Иске Котыш, Ульяновка мәктәпләре коллективларына    5 әр мең сум сертификат бирелде.

Болардан тыш  Яңа елга җәмәгать урыннарын бизәүдә актив катнашкан учреждениеләр дә бүләкләнде.

Территорияләрен һәм мәйданчыкларын иң яхшы бизәүчеләр:

Беренче дәрәҗә Диплом белән Ульяновка авыл җирлеге,

Әккәрәй мәдәният йорты һәм китапханәсе бүләкләнде.

Иске Үтәмеш, Югары Кәминкә,  Иске Кади авыл җирлекләренә икенче дәрәҗә Диплом тапшырылды.

Район оешмалары арасында җиңүчеләр:   “Ромашка”, “Чишмәкәй”, “Каенкай”, “Әкият”, “Сказка” балалар бакчалары; “Чирмешән автотранспорт предприятиесе”, “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” җәмгыяте, “Чирмешән җирлекара үзәк китапханәсе” учреждениесе, Туган як тарихы музее.

Иң матур яңа ел мәйданчыклары  өчен Дипломнар һәм акчалата сертификатлар  Чумачка, Девичья Поляна, Мордва Афонькино мәдәният йортларына, Иске Котыш, Ульяновка мәктәпләренә бирелде.

Район үзәген яңа елга әзерләүдә актив катнашкан: 1 нче Чирмешән, 2 нче Чирмешән мәктәпләренә, Чирмешән лицеена, кадетлар мәктәп – интернатына 5 әр мең сумга сертификатлар тапшырылды.

Яңа ел мәйданчыкларын бизәүдә актив катнашкан өчен, “Татавтодор” җәмгыятенең “Чирмешән” участогы, ЮХИДИ бүлекчәсе, күпфункцияле үзәк, мәгариф бүлеге, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, финанс-бюджет палатасы, "Кәрван-сарай” сәүдә үзәге, балалар сәнгать мәктәбе., “Шатлык” сәүдә йорты, 1нче суд участогы, “Энерготехсервис” җәмгыяте  муниципаль районы  башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле әйберләрбелән бүләкләнделәр.

Болардан тыш өй каршындагы территорияләрен матур бизәгән райондашларыбызда: Ульяновкадан Владимир Ефимов, Бәркәтәдән Ринат Айбатов, Иске Котыштан Иван Семаев бүләкләргә ия булдылар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Чирмешәндә һәм районда Яңа ел территорияләрен иң яхшы бизәүчеләр билгеле (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев