Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Кыш бабайны кочарга оялдым

Район газетасында, конкурс кысаларында, кадерле бүләк турындагы мәкаләләрне укыгач, үземнең бала чактагы Яңа ел бәйрәме искә төште. Ул вакытта хәзерге кебек матур-матур күлмәкләр юк. Булса да, кемнәрнең шәһәрдә туган-тумачалары бар, шуларда гына иде. Без биш бала: ике кыз һәм өч малай. Бер балага күпме кирәген әти белән әни үзләре генә...

Район газетасында, конкурс кысаларында, кадерле бүләк турындагы мәкаләләрне укыгач, үземнең бала чактагы Яңа ел бәйрәме искә төште. Ул вакытта хәзерге кебек матур-матур күлмәкләр юк. Булса да, кемнәрнең шәһәрдә туган-тумачалары бар, шуларда гына иде. Без биш бала: ике кыз һәм өч малай. Бер балага күпме кирәген әти белән әни үзләре генә белгәндер.

Әни үзенең сандык төбендә саклаган материалны тегүчегә биреп, Яңа елга безгә күлмәк тектертә иде. Шуңа бик шатланганыбыз истә. Башка кияргә таҗларны картоннан кисеп, мамык һәм чыршы уенчыклары ватыкларыннан ябыштырып, үзебез ясый идек.
Дүртенчеме, бишенчеме класста укыган еллар, тәгаен вакытын хәтерләмим. Ә менә шул вакытта Кыш бабайдан алган кадерле бүләкне мәңге онытасым юк. Ул елларны ручка белән дәфтәре дә юк чак, булса да сирәк. Шигырь сөйләгәч, Кыш бабай ручка бирсен иде дип, ел буена эчтән генә теләп йөрдем. Теләгем кабул булды. Чыршы бәйрәмендә Кыш бабай, капчыгыннан ручка һәм 12 битле дәфтәр чыгарып, аларны кулыма тоттырды. Кыш бабайны каты итеп кысып кочасым килде - оялдым.
Мөслимә Җиһангирова.
Лашман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыш бабай Яңа ел бүләкләр