Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Әккәрәй укытучысын министр бүләкләде

    Әккәрәй урта мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Макарова ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия "Туган тел" конкурсында район данын яклап, "Иң яхшы эссе" номинациясендә җиңү яулап кайтты. Әлеге бәйгедә Татарстан, Башкортостан республикаларыннан, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән 97 кеше - ана теле укытучысы көч сынашкан. Рус, татар, чуваш, удмурт, мари,...

    Әккәрәй урта мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Макарова ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия "Туган тел" конкурсында район данын яклап, "Иң яхшы эссе" номинациясендә җиңү яулап кайтты.

    Әлеге бәйгедә Татарстан, Башкортостан республикаларыннан, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән 97 кеше - ана теле укытучысы көч сынашкан. Рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, башкорт телләрен укытучы 25 педагог финалга үткән. Казан шәһәрендә ике көн дәвам иткән конкурсның очный турында ана теле укытучылары мастер-класс һәм үзләренең милли костюмнарын күрсәткәннәр.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: