Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Иң матур чыршы Ульяновкада

Бу авыл җирлегенә, территориясен һәм чыршыларны иң матур, иң яхшы бизәүче буларак, беренче урын һәм 20 мең сумга сертификат бүләк иттеләр. Җирлекләр арасында Бәркәтә - икенче, Түбән Кәминкә җирлеге өченче. Түбән Кармалка да бу өлкәдә югары бәя алды. Алар 15, 10, 5әр мең сумга сертификатлы булдылар. Район үзәгендәге оешмалар һәм...

Бу авыл җирлегенә, территориясен һәм чыршыларны иң матур, иң яхшы бизәүче буларак, беренче урын һәм 20 мең сумга сертификат бүләк иттеләр.

Җирлекләр арасында Бәркәтә - икенче, Түбән Кәминкә җирлеге өченче. Түбән Кармалка да бу өлкәдә югары бәя алды. Алар 15, 10, 5әр мең сумга сертификатлы булдылар.
Район үзәгендәге оешмалар һәм учреждениеләр арасында 20 мең сумга сертификат район мәдәният йортына тапшырылды. Икенче урын иясе - "Каенкай" - 15 мең, өченче урын бирелгән - район суды 10 мең сумга сертификат алдылар. Җиңүчеләрне район Советында бу атна дүшәмбесендә узган планеркада тантаналы шартларда котладылар, бүләкләделәр.
Чирмешәндәге Үзәк чыршыны куюда, бизәүдә актив катнашкан коллективларны да рәхмәт сүзләре һәм бүләкләр белән сөендерделәр.
"Татнефтедор"ның район участогы, коммуналь челтәрләр, янгын часте, хәрби комиссариат бүлеге, "Энерготехсервис", яшьләр эшләре һәм спорт буенча, шулай ук мәдәният, мәгариф бүлекләре дә комиссия тарафыннан югары бәя алып, бүләкләр белән билгеләнделәр.
Ивашкинода кардан өч метрдан да биегрәк Кыш бабай сыны ясаганнар икән, Иске Кади эшкуары, фермер Салават Камалов үз йорты тирәсен матур итеп бизәгән, чыр­шы бастырган. Аларны да бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы конкурсы чыршы