Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Грант акчасына – трактор

    Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсы йомгаклары буенча аны Лашман һәм Күтәмә авыл җирлекләре отты. Грант 2013 ел йомгак­­лары буенча бирелгән. Конкурска район этабында җиңеп чыккан дүрт авыл җирлеге (Күтәмә, Лашман, Бәркәтә, Түбән Кәминкә) эшен тәкъдим итә. Рес­публика буенча җиңү яулаган 104 авыл җирлеге арасында безнекеләрнең дә...

    Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсы йомгаклары буенча аны Лашман һәм Күтәмә авыл җирлекләре отты.


    Грант 2013 ел йомгак­­лары буенча бирелгән. Конкурска район этабында җиңеп чыккан дүрт авыл җирлеге (Күтәмә, Лашман, Бәркәтә, Түбән Кәминкә) эшен тәкъдим итә. Рес­публика буенча җиңү яулаган 104 авыл җирлеге арасында безнекеләрнең дә булуы куанычлы. Үткән ел мондый грантны Ивашкино һәм Ульяновка авыл җирлекләре откан иде.

    -Без бу акчага сабаны, кар чистарту, печән чабу җайланмалары белән "Беларусь" тракторы алырга ниятләп торабыз, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхәт Фәттахов. - Үзебезнең техника булса кышын юллар чистарту проблемасы да нык җиңеләер.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: