Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Гөлүсә Закирова “Ел хатын-кызы” бәйгесе җиңүчесе

Чирмешән лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Закирова “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона этабында “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә җиңүче булып танылды.

Татарстан Республикасының атказанган  укытучысы Гөлүсә Кәүсәр кызының  27 ел педагогик стажы. Ул “Ел укытучысы”, “Иң яхшы укытучы”, “Иң яхшы эксперт” бәйгеләренең җиңүчесе. Укучылары да ел саен республика, бөтенроссия олимпиадаларында һәм төрле бәйгеләрдә яхшы күрсәткечләргә ирешәләр, җиңүчеләр,  призерлар булалар. Гөлүсә Закированы хезмәттәшләре, әти-әниләр дә  бик ихтирам итәләр. Шуңа Яңа Чишмәгә ул зур команда белән барды, укучылар һәм әти-әниләр белән берлектә чыгыш ясады, ә хезмәттәшләре залдан көч биреп тордылар.

Яңа Чишмәдә узган әлеге чарага Нурлат, Әлки, Аксубай, Чистай, Алексеевск, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнарыннан 35 конкурсант килгән иде. Алар 10 номинациядә ярышты.

Иске Кади авылында яшәүче Лилия Хәбибуллина да район данын яклап “Минем һөнәрем – минем горурлыгым” номинациясендә чыгыш ясады. Лилия Зәки кызы 20 елга якын социаль хезмәткәр булып эшли һәм үз вазифаларына бик җаваплы карый. Ул ялгыз яшәүче алты әби өчен - иң якын кеше.

-Без Лилияне бик яратабыз. Аның килгәнен түземсезлек белән көтеп торам. Ул бик яхшы кеше, ачык йөзле, уңган. Кулыннан килмәгән эше юк, - ди олы яшьтә булуына карамастан якташыбызны хәтта бәйгегә дә озата барган Светлана апа Җаббарова.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешән укытучысы Гөлүсә Закирова бәйгедә район данын күтәрде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X