Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәннән Георгий Тудияровка Мәскәүдә көмеш медаль биргәннәр

Безнекеләр булдыра! Чирмешәннән Георгий Тудияров инвалидлар һәм сәламәтлекләре чикле кешеләр арасында Мәскәү шәһәрендә узган “Абилимпикс” һөнәри осталык Милли чемпионатыннан көмеш медаль яулап кайтты.

Әлеге бәйгенең  финал этабында чемпионатның төбәк этабы җиңүчеләре өч: “Мәктәп укучылары”, “Студентлар“, “Белгечләр” категорияләрендә көч сынашканнар. Эретеп ябыштыру компетенциясендә Татарстан республикасы данын яклаган Чирмешән аграр техникумы укытучысы Георгий Тудияров Россия күләмендә икенче урынга ия булган һәм көмеш медаль белән бүләкләнгән. Бу аның икенче медале.

-Бирем җиңелләрдән түгел, 18 калын металл кисәкләре кулланып, ике төрле  ысул белән башкарырга иде эшне. Моңа дүрт сәгать вакыт бирелде. Килеп чыкты, эшем жюрига ошаган бугай, - ди техникумда эретеп ябыштыру һәм электрчы серләрен өйрәтүче 65 яшьлек укытучы.  

Гомумән, Татарстаннан әлеге чемпионатта 90 кеше 43 һөнәри компетенция буенча көч сынашкан. Гомумкоманда беренчелегендә безнең республика командасы,  мәскәүлеләрдән генә калышып, икенче урын яулаган. Әлеге җиңүдә, әлбәттә, якташыбыз Георгий Сергеевичның да өлеше бар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев