Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәнлеләр Идел буе федераль округында осталар булуларын расладылар

Чирмешән инвалидлар оешмасы быел да «Призвание – НКО”  Идел буе федераль округы оештырган профессионаллар уңышлары конкурсында җиңүчеләр арасында.

Инвалидлар оешмасы рәисе ярдәмчесе Ирина Митяева «Проектлар белән идарә итү юнәлешендә профессионал» номинациясендә җиңүче булды. Ул дүрт елда алты социаль проектны тормышка ашыра алуын зур уңышка саный.

Ә оешманың актив волонтеры, нотариус Ландыш Фәсхетдинова «Максатчан төркемнәргә  хезмәт күрсәтү юнәлешендә профессионал» номинациясендә җиңеп чыкты. Ул инде биш ел мөмкинлеге чикле гражданнарга түләүсез юридик хезмәт күрсәтә, консультацияләр бирә.

Үткән ел бу, комерциячел булмаган оешмалар хезмәткәрләре һәм иреклеләр арасында үткәрелүче бәйгедә җәмгыять рәисе Мәдинә Талипова да җиңүчеләр арасында иде. Аларны Түбән Новгородка кунакка дәшеп бүләкләсәләр, быел илдәге вәзгыять белән бәйле рәвештә, бу чара онлайн рәвештә узды.

Быел әлеге конкурста 140 кеше дүрт номинациядә көч сынашкан, шуларның 64се финалга узган, 25 профессионал җиңүче булып танылган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X