Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндәге ”Автобабай”да алты бабай катнашты

Чирмешәндә иң оста машина йөртүче “бабайны” ачыкладылар. Кызганыч, “әбиләр” арасында мондый сынауга килергә теләк белдерүче булмаган.

Бәйгечеләргә бабай дип әйтергә тел дә әйләнми. Дөрес, кайберләре, кем әйтмешли,  статус буенча чын бабайлар: оныклары бар. Әмма бүген аларның кайберләре әле дә эшләп йөри, рәхәтләнеп машина йөртә, шоферлар. Ярый, инде бәйге “Автобабай” дип аталгач, аларны да “бабай” дип атарбыз. Районның ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Чирмешән районының Юл куркынычсызлыгы профилактика учреждениесенең район бүлекчәсе оештырган ярышка быел алты ир-ат килгән. Әүвәл аларның машина йөртү осталыкларын, аннан юлда йөрү кагыйдәләрен белүләрен сынадылар.

-Әлеге буынга хас булганча, “бабайлар” тәҗрибәләрен әле дә югалтмаган. Төгәл, аккуратно йөриләр.  Инде бераз олыгаюларына карамастан, кагыйдәләрне яхшы белүләренә исең китәрлек, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин.

Бәйгедә җиңүчеләргә дигән бүләкләр дә кызыктырырлык, аларны республиканың  Юл куркынычсызлыгы профилактика учреждениесе биргән.

-Тик, кызганыч, алдан хәбәр итсәк тә, хатын-кызлар арасында гына мондый бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр булмады, - ди Юл куркынычсызлыгы профилактика учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Лилия Сафина.

...Бәйге сынаулары тәмам. Районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Өченче урынга чыккан Рифкать Гатинны эш кораллары җыелмасы белән бүләкләделәр.  Чирмешәннән Герман Смирновның, икенче урын иясенең бүләге  - видерегисторатор. Аңа “Тамашачылар симпатиясе” номинациясендә яктырткыч та тапшырдылар, әлеге бүләкне район үзәгендәге “Электр товарлары” кибете тәкъдим иткән. Герман Яковлевич  әүвәл мотоциклда йөргән, хәзер егерме еллап машина йөртүче стажы бар.

-Юлда тәртипле йөрергә тырышам. Ашыкмыйм. “Дикарьләрне” (юлда тәртипсез йөрүчеләрне шулай атый) уздырып җибәрәм, - ди ул.

Ә менә Ильяс Хәйруллин ярышны Казанда ук, республика күләмендә дәвам итәчәк. Жюри аны җиңүче дип тапты. Берничә ел районда шулай беренче ул. Бүген якташыбыз бүләккә - навигаторга ия булды.

-Беренче тапкыр руль артына 1973 елда утырдым, ГАЗ-51 машинасына. Шешминкадан үзем, “самостоятельно”, Шенталага цемент алырга бардым.  Чирмешәндә ПМК  төзегән чак. Яңгыр явып узган иде, Шешминкадан иртән чыгып китеп, Шенталага төш вакытында гына барып җиттек: юллар шундый начар  иде.  Хәзерге юллар белән чагыштыра торган да түгел, - ди район полиция бүлегендә машина йөртеп лаеклы ялга  чыккан “бабай”.

Бүген һәр катнашучыга бүләк бар иде. Яхъя Шәрифуллинны юлда йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белгән өчен бүләкләделәр. Ул тумышы белән Яшәүчедән, хәзер Чирмешәндә яши, 41 ел стажлы машина йөртүче. Наил Гафиевны – “Иң яхшы йөртүче”, Рәис Сафинны “Тизлеге һәм мастерлыгы өчен” билгеләп үттеләр.

фото: автор

Чирмешәндә - "Автобабай" бәйгесе (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев