Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә узган "Автоханым" бәйгесе җиңүчесе полициядә эшли

"Автоханым-2019" район конкурсының җиңүчесе Алинә Евдокимовага август ахырында Казанда узачак республикакүләм бәйгедә дә үз осталыгын күрсәтергә туры киләчәк.

Алинә полиция бүлекчәсендә кинолог вазыйфаларын башкара, автомобильдә инде җиде ел йөри икән.

Соңгы вакытта районда да машина йөртүче хатын-кызлар саны шактый артты. Әмма "Автоханым" бәйгесендә катнашырга теләүчеләр генә аз. Быел әлеге ярышларда җиде райондашыбыз көч сынашты.

- "Автоханым"да өченче тапкыр катнашам, - ди 10 ел машина йөртүче стажы булган Миләүшә Галимова. - Минем өчен ул бик яхшы: юлда йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшерәсең, үзеңне башкалар белән чагыштырасың. Бер елны республика бәйгесенә дә бардым. Руль артына һәр эшкә дә өлгерергә тырышу, авылга кайту, туганнар янына бару, вакытны янга калдыру уе белән машина йөртү таныклыгы алып утырган идем.

Бәйгедә катнашучыларга юлда йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны компьютерда  тапшырырга һәм фигуралы дистанция узарга кирәк иде.

- Бүген машинасыз яшәүне күз алдына китерү дә авыр, - ди бәйгедә өченче урынны яулаган Лилия Мортазина. - Хәзер инде автомобиль байлык билгесе түгел, тормышны уңайлы итү чарасы. Дөресен әйткәндә, машинада йөрергә бик яратам. Бүгенге ярышта ошады, үземне сынап карадым.

Әлеге бәйгедә Эльвира Барабашкина икенче дәрәҗә кубокка ия булды.

- Статистика мәгълүматлары буенча, хатын-кызлар юлда йөрү кагыйдәләрен ир-атларга караганда сирәгрәк бозалар,- диде, җиңүчеләрне котлап, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников. – Юлларда исән-имин, тәртипле йөрүегезне телим.

Конкурста һәр катнашучыга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев