Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә үткән “Автоледи” бәйгесендә җиңүче иминият компаниясендә эшли

Әлмәттә иминият компаниясендә эшләүче Александра Караваева "Автоледи" республика бәйгесенең район этабында беренче урын яулады. Ул Чистайда узачак сайлап алу ярышларында район данын яклаячак.

Александра Анатольевна руль артында дүрт ел йөри. Бу бәйгедә беренче тапкыр катнашса да, барлык сынауларны узып, "Автоледи" титулына лаек булды.

-Бәйге турында интернетта укыгач, катнашасым килде, - ди ул.- Беренчедән, үзеңне сынап карыйсың. Аннан соң инде юлда йөрү кагыйдәләрен тагын бер тапкыр искә төшерергә менә дигән форсат. Миңа бик ошады, үземнең мөмкинлекләремне белдем. Минемчә, мондый бәйгеләр кирәк.

Хәзер машина йөртүче гүзәл затлар күп булса да, бәйгегә килергә бик атлыгып тормыйлар шул. Шулай да быел, башка еллар белән чагыштырганда, байтак кеше җыелды, җиде автоледи көч сынашты.

Гүзәл затлар юлда йөрү кагыйдәләреннән сынау бирделәр. ЮХИДИ хезмәткәрләре аларның автомобиль йөртү осталыкларын дә бәяләде. Куркасы юк, төгәл җавап бирә алмаган өчен йөртү таныклыгын алмыйлар.

Бәйгедә җиңүчеләрне ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников һәм «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Лилия Сафина тәбрикләделәр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

фото: атвор

Чирмешәндә "Автоледи-2020" конкурсы узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев