Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә узган "Тату сыйныф серләре" бәйгесендә 1 нче Чирмешән мәктәбе җиңде

Безнең районда узган “Тату сыйныф серләре” республикакүләм бәйгенең зона этабында 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 7 нче “б” сыйныфның ата-аналар комитеты беренче урынны яулады һәм финалга чыкты.

Укытучылар, әти-әниләр һәм балалар бердәмлеген, нәтиҗәле эшчәнлеген күрсәтүче бәйгедә Әлмәт, Яңа Чишмә, Аксубай, Чистай һәм Чирмешән районнары вәкилләре катнашты.

Командалар әүвәл үзләренең эшчәнлеген күргәзмәләр аша яктырттылар, аңа бик җитди әзерләнгәннәр. Иҗат эшләре, портфолио, стена газеталары, фотоальбомнар, грамоталар, кубоклар – һәммәсе дә сыйныф тормышы турында сөйли. Чирмешәнлеләрнең күргәзмәсе зур корабльга ошаган иде, чистайлылар пионер тематикасын сайлап алганнар, ә аксубайлылар сәламәт яшәү рәвешен беренче планга чыгарганнар. Кыскасы, һәр күргәзмә үзенчәлекле һәм эчтәлекле булды.

-Безнең күргәзмә – үзенә күрә күчмә музейга әверелде, - ди Чистайдан килгән 16 нчы мәктәпнең 6 нчы сыйныф җитәкчесе Людмила Никитина. – Без монда үзебезнең класс эшчәнлеген дә күрсәтәбез. Пионерлар оешмасына кагылышлы байтак документлар, фоторәсемнәр дә туплый алдык. Форсаттан файдаланып, кунакчыл, ачык йөзле чирмешәнлеләргә әлеге бәйгене шундый югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Чиратта – сыйныфның “визит карточкасы” һәм проектны яклау бәйгеләре. Чикләнгән вакытта һәр командага  иң дус, иң күңелле сыйныф булуын дәллиләргә кирәк иде. Монда инде бөтен булган фантазияне, осталыкны эшкә “җиккәннәр”, биремнәрне дә барысы  уңышлы үтәделәр. Алар юкка гына муниципаль этапта җиңү яуламаганнар шул. Һәр команда хакында мактау сүзләре  әйтергә була.

-Безнең 7 нче сыйныф балалары чыннан та бик дуслар. Класс җитәкчебез Крестина Митрюхинадан да уңдык, ул бик актив, инициативалы кеше. Бергә бик күп чаралар оештырабыз. Мондый бәйгеләр дә кирәк дип саныйбыз. Балалар үзләренең әти-әниләренең нәрсәләргә сәләтле булуын күрәләр. Без дә яшь бит әле, үзебезне күрсәтәсебез килә. Без бергә әзерләндек, бергә хәл иттек, нәрсәләрдер уйлап таптык, - ди Чирмешән командасыннан Илмира Шириязданова.

Жюри әгъзалары да озак киңәште. Мондый нәтиҗәне беркем дә көтмәгән иде бугай. Бүгенге бәйгедә биш команда да призер булды. Яңа Чишмә һәм Аксубай районнары – икенче, Чистай һәм Әлмәт районнары командалары – өченче урыннарда.

автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә "Тату класс серләре" зона бәйгесе узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев