Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә “Татар кызы” бәйгесендә Чирмешән районы кызы җиңде

Чирмешәндә узган “Татар кызы – 2020” халыкара бәйгесенең зона этабында Утыз Имәннән Рания Минһаҗева җиңүче булды.

Бу көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Рания белән бергә Нурлат районыннан Регина Ильмухина, Алексеевскийдан Аида Гыймадиева, Әлкидән Рәмилә Гайфуллина, Яңа Чишмә районыннан Алия Ризванова, Аксубайдан Алия Сөләйманова һәм Чистайдан Айгөл Зарипова үз осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйгенең максаты - татар кызларының күркәм сыйфатларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү.

“Заман татар кызы креатив, шул ук вакытта тыйнак та булырга, иң мөһиме, балаларны яратырга тиеш”, - ди Халыкара "Татар кызы-2019" бәйгесе җиңүчесе, Үзбәкстан кызы Лилия Камилова.

Ул Чирмешәндә жюри составында иде, кызларга бәя бирде. Бүген Лилия Казанда уку йортларның берсендә полиграфист һөнәрен үзләштерә.

Бәйгедә катнашкан кызлар үзләре белән таныштырдылар, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр, авыр сорауларга төпле җавап бирделәр, иҗади бәйгедә җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, хәтта спектакльдән өзек тә күрсәттеләр.

“Ярышта катнашуыма бик шатмын, - ди Чистайдан Айгөл Зарипова. – Җиңү яуламасам да, борчылмыйм, мин бит иң элек үземне сынап карадым”.

Утыз Имән кызы Рания Минһаҗева җыр яратучыларга яхшы таныш. Ул яшьтән үк сәхнәдә чыгыш ясый. Район чараларында да актив катнаша. Бер елны “Чирмешән гүзәле” район бәйгесендә җиңүче булды, ә бүген инде ул бик абруйлы бәйгедә танылды.

“Әүвәл, дөресен әйтим, бәйгедә катнашудан баш тарттым. Үземне әле ул дәрәҗәдә түгел дип уйладым. Ләкин бүген бер дә үкенмим. Монда шундый җылы атмосфера, кызлар белән дуслаштык, бер-беребез өчен борчылып, көч биреп тордык”, - ди Рания.

Якташыбыз Казанда мәдәният һәм сәнгать университетында, музыка факультетында укый. Авылга, аны үстергән әбисе янына, еш кайтып йөри. Рания районнарга концертлар белән дә еш бара. Тамашачы аны бик җылы кабул итә.

“Бу җиңү минеке генә түгел, ул чирмешәнлеләрнеке. Шәхсән Әлфия апа Закировага һәм район мәдәният бүлеге җитәкчеләренә, хезмәткәрләренә, көч биреп утырган авылдашларыма рәхмәтлемен”,- диде Рания, җиңүче Дипломы алгач.

Хәзер якташыбызга район данын республикада якларга туры киләчәк.

фото: автор

Чирмешәндә "Татар кызы" бәйгесенең зона этабы узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X