Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә Муса Җәлил шигырьләрен сөйләп ярыштылар

“Җәлил укулары” исемле Халыкара әдәби бәйгенең муниципаль этабында районның төрле милләт балалары Муса Җәлилнең шигырьләрен татар һәм рус телләрендә яңгыраттылар. Җитди, уйланырга мәҗбүр иткән әсәрләрне соңрак шаяннары алмаштырды.

Бәркәтә урта мәктәбенең 10 класс укучысы Гөлназ  Хәкимова “Вәхшәт”  шигырен укыганда күпләрнең күзләренә яшь килде, “каз тәннәре” чыкты. Ул поэмадагы геройларның кичерешләрен йөрәге аша уздырып сөйләде.

-Мин бу бәйгегә ныклап әзерләндем,  шигырьне авылыбыз яныннан агучы инеш буенда  ятладым, анда - кеше юк җирдә кичерешләрне тавыш аша җиткерергә өйрәндем, - ди Чумачка авылы кызы Гөлназ. - Көндәшләр дә көчле, шулай да җиңүгә өмет бар.

Иске Кади мәктәбенең татар теле укытучысы Галия  Моксинова укучылар чыгышлары арасында тамашачыларны герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән дә таныштырды.

Иске Үтәмеш мәктәбенең 5 класс укучысы Адилә Вәлиәхмәтова “Җырларым” шигыреннән өзекне, ә 6 класс укучысы Венера Локманова “Ышанма”  шигырен тыңлаучыларның йөрәгенә барып җитәрлек итеп укыдылар. Бер үк әсәрне һәр башкаручы  үзенчәлекле итеп сөйләде. Татар балалары рус телендә, башка милләт балалары татар телендә дә укыдылар Җәлил  шигырьләрен.

-Бүген 18 мәктәптән һәм бер балалар бакчасыннан (“Ромашка”) 90 бала чыгыш ясады. Укучыларның әзерлекләре яхшы, иң-иңнәрне сайлап алу  кыенрак булды, - ди район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Җәмилә Мотыйгуллина. - Шулар арасыннан дүрт номинациядә өч яшь категориясе буенча 23 укучының чыгышы аеруча ошады. Аларның видеоязмаларын  Бөтендөнья татар  конгрессына җибәрәбез. Финалистлар гыйнвар аенда ачыкланачак.

Бәйгенең бу этабында җиңүчеләр район мәгариф  бүлеге Грамоталарына ия булдылар, барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешән балалары Җәлил шигырьләрен укыды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев