Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә "Минем газиз Татарстаным" бәйгесен йомгакладылар

Туган як тарихы музее “Изге йөрәк” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, “Минем газиз Татарстаным” республика конкурсының район этабына йомгак ясадылар.

Ноябрьдә игълан ителгән бәйгедә районнан 4-14 яшьлек  47  бала катнашкан.  Аларның эшләреннән туган як тарихы музеенда күргәзмә оештырылды.

-Төрле стильдә, төрле форматта ясалган рәсемнәр арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу кыен булды, һәр эш үзенчәлекле, - ди туган як тарихы музее директоры Алмаз Закиров. - Һәркем теманы үзенчә күзаллап кәгазьгә төшергән.  Берәү дә бүләксез калдырмады. Бу эшләр арасыннан  иң яхшы унысын  “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Балалар илне  рәсемгә төшерә” (“Дети рисуют страну”) проектына да җибәрәбез.

Жюри әгъзалары Чирмешән лицее укучысы Динә  Галимованың  эшен иң эчтәлекле дип тапты һәм аңа беренче урын бирделәр. Кармыш мәктәбе укучысы Диләрә Юнысова – икенче,  Утыз Имән мәктәбеннән Илсөяр Миневәлиева һәм Чирмешән лицееннан Иркәгөл Котбиеваларның эшләре  өченче урынга ия булды. Әлеге рәсемнәр арасыннан сайлап Казанга җибәрелгән Марат Галиев (Чирмешән лицее), Аделина Дәүләтбаева,  Азалия  Нурлыеваларның (Лашман мәктәбе)  эшләре өчен дә республика бүләкләре тапшырылды.

-Бәйгенең темасын әйтүгә  республикабыз картасы, гербы, флагы һәм   милли киемдәге егет белән кыз күз алдына килеп басты. Озак уйлап тормастан аны рәсемгә дә төшереп  куйдым, - ди  икенче урын иясе Диләрә Юнысова.

Балаларның иҗат эшләре белән танышырга теләүчеләр туган як тарихы музена килә, анда күргәзмә белән таныша ала.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә "Минем газиз Татарстаным" бәйгесенә йомгак ясадылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев