Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә КВН фестивале җиңүчеләре бүләкләнде

Утыз Имәннең “Без авыл малайлары” командасы районның эшче яшьләр командалары арасында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы”ның беренче район фестиваленең җиңүчесе булды. Чирмешән лицееның командасы – икенче, “Лашман мишәрләре” һәм “Адреналин” (больница) өченче урыннарда.

КВН фестивале районда беренче тапкыр оештырылды. Аның беренче этабында, дүрт зонада узган сайлап алу турында барлыгы 23 команда, 486 кеше катнашты. Район мәдәният йортында узган финал уеннарында 11 команда көч сынашты.

Беренче коймак төерле була, диләр, ләкин бу очракта түгел - КВН уеннары бик кызык үтте. Һәр команда үзенчәлекле чыгышы, мәгънәле шаярулар   тамашачыларның күңеленә хуш килде. Шаярттылар, ләкин чамасын белеп кенә.

КВН “Сәламләү” бәйгесеннән башланып китте. Кайбер командалар тамашачыларга яхшы таныш мәзәкләрне  шулкадәр  оста итеп сәхнәләштерделәр, хәтта үзебезнекеләр башкаруында алар яңача яңгырады. Шешминка “әбиләре”нә тамашачылар алкышларны кызганмадылар. Башкалар җирле проблемаларга тукталдылар. Гомумән, командаларның һәркайсы бүгенге тормышыбызда булган кимчелекләрне, кискен проблемаларны чагылдырырга тырышты. Район үзәк больницасы поликлиникасында  баручы ремонт авыруларга гына түгел, медицина персоналына да уңайсызлыклар тудыра икән. “Адреналин” командасының “О кей, гугл, терапевт кабинеты кая?” дигән шаяртуны  байтак тамашачы “кулланышка алды” бугай. Кармыш “балыкчысының”  балыктан пластик шешә тотып кайтуына хатынының нык шатлануын, залда утыручылар  да яхшы аңлады.

“Лашман мишәрләре”нең дә яңа туган баланың – “КВН”ның әтисен  эзләве, чыгышларын  үзенчәлекле итте. Әтисе дә билгеле булды – Альмир Жораев икән. Монысы да аңлашыла, район мәдәният йорты методисты Альмир КВНның шундый югары дәрәҗәдә узуына зур өлеш кертте: командалар белән кат-кат репетицияләр үткәрде, зона уеннарында, финалны да алып барды.

-Районда үзешчәннәр смотры ел да уза, аңа инде күнектек. КВН – ул әле яңа тамаша, аның кагыйдәләрен, таләпләрен белеп  бетермибез, шулай да уеннарга бик җитди әзерләндек, - ди “Без авыл малайлары” командасы капитаны, Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов. – Киемнәргә заказ бирдек, сценарий, музыкаль бизәлеш  өстендә эшләдек. Башкалар да тырышканнар, көндәшләр көчле.

Сүз уңаеннан, финал уеннарында Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдинов (“Кади коткаручылары” командасы) һәм Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы  Рәдиф Халиков та  (“Студент”) актив катнаштылар.

Гомумән, уенчылар арасында төрле һөнәр ияләре: мәдәният, медицина, мәгариф, авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетлары хезмәткәрләре,  нефтьчеләр, студентлар, мәктәп укучылары да бар иде.

“Разминка” бәйгесе кагыйдәсе – җюрида утыручылар биргән сорауга берничә минутта кызыклы  җавап табу иде.  “Пенсия яшен 65 яшькә кадәр озайттылар. Пенсиягә кадәр ничек яшәргә планлаштырасыз?” дигән сорауга, күпчелек: “Җырлап, биеп, КВН уйнап”, - дигән җавап бирде.

-Элек тә КВН катнашкан бар иде, әмма бүгенгесе белән чагыштырып булмый. Бик дулкынлансак та, уен ошады. Яхшы чыгыш ясадык кебек, үзебезгә ошады, калганын жюри хәл итә, - ди Чирмешән лицееның 11 нче сыйныф укучысы Алия Ганеева. -  Бу финал соңгысы түгел, КВНның дәвамы булыр, дип өметләнәбез.

Музыкаль бәйге ярышында Чирмешән лицееның кызлар командасы чыгышы башкалардан нык аерылып торды. Алар бер җыр буенча  мини-спектакль күрсәттеләр һәм рольләрне дә бик оста уйнадылар. Кармыш авыл җирлеге, кадетлар мәктәп-интернаты  командалары да  өй эшләрен “бишле”гә башкарды, башкаларда өй эшенә яхшы әзерләнгәннәр.

-Мин беренче каналдан КВН программасын гел карап барам, - ди Чирмешәндә яшәче Нина Фролова. – Бүгенге уен бер дә ким түгел. Безнекеләр шулай булдырырлар дип уйламаган да идем. Ничек уйлап бетергәнәр дә, ничек уйнап бетерәләр. Килгәнемә үкенмәдем, рәхәтләнеп ял иттем.

Җиңүче – Утыз Имән командасы бүләкләрдән тыш, күчмә кубокка да ия булды, димәк уеннар дәвам итәчәк әле.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәндә - КВН (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев