Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә конкурс җиңүчеләренә велосипедлар тапшырдылар

Икенчел чимал җыю буенча "Авылда чисталык синнән башлана!" - "Чистое село начинается с тебя" район бәйгесенең җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдылар. Ике ай дәвам иткән конкурста Утыз Имән мәктәбенең 7нче класс укучысы Рәзил Фәттахов һәм кадет мәктәп- интернатының 6нчы класс укучысы Семен Сурков беренче урыннарны яуладылар. Һәрберсе 1700 килограммнан артык макулатура тапшырган...

Икенчел чимал җыю буенча "Авылда чисталык синнән башлана!" - "Чистое село начинается с тебя" район бәйгесенең җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдылар.

Ике ай дәвам иткән конкурста Утыз Имән мәктәбенең 7нче класс укучысы Рәзил Фәттахов һәм кадет мәктәп- интернатының 6нчы класс укучысы Семен Сурков беренче урыннарны яуладылар. Һәрберсе 1700 килограммнан артык макулатура тапшырган әлеге алдынгыларга конкурсның иң зур бүләкләрен - велосипедлар бирделәр.
-Миңа шәһәрдә яшәүче туганнар да булышты, алар да байтак кәгазь калдыклары кайтардылар, - ди Рәзил. - Бәйгедә җиңүче булуыма һәм яңа велосипедка бик шатмын.
Чирмешәнгә Челно-Вершиныдан килеп укучы Семен әйтүенчә, бу җиңүдә аның туганнарының да өлеше бар.
-Бу минем өченче велосипед, ләкин мондый "текәсе" юк иде әле, - ди ул.
Аларга һәм әлеге бәйгедә актив катнашкан башка укучыларга бүләкләрне һәм Рәхмәт хатларын район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тапшырды.
Югары Кәминкәдән Илназ Мәслахов - планшет, Әккәрәй урта мәктәбе укучылары Даниил Кваков һәм Андрей Евдокимов кесә телефоннары белән мактана алачаклар. Тагын ун укучы төрле суммага сертификат ияләре булдылар.
Гомумән алганда, агымдагы елда макулатура җыюда 2336 укучы катнашкан, 7 майда тупланган мәгълүматлар буенча, район мәгариф учреждениеләре хәзерләүләр конторасына 486 центнер макулатура тапшырганнар.
Бу эштә Утыз Имән мәктәбе аеруча актив, биредә бер балага уртача 77 килограмм исәбеннән макулатура җыйганнар. Югары Кәминкә, Лагерка, Иске Үтәмеш, Туймәт, Түбән Кармалка, Кармыш мәктәпләре коллективлары да тырышып эшләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы конкурсы макулатура велосипедлар