Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә җиңүчеләрне бүләкләр көтә

Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Быел да районда оешмалар арасында территорияләрне Яңа елга бизәү буенча бәйге игълан ителде. Ул 5 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр уза. Конкурсның нәтиҗәләре 25 декабрьдә билгеле булачак. Җиңүчеләрне ике номинациядә: авыл җирлекләре һәм район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр арасында билгеләп бүләкләячәкләр. Бу бәйгегә тулаем 120...

Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Быел да районда оешмалар арасында территорияләрне Яңа елга бизәү буенча бәйге игълан ителде. Ул 5 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр уза. Конкурсның нәтиҗәләре 25 декабрьдә билгеле булачак.


Җиңүчеләрне ике номинациядә: авыл җирлекләре һәм район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр арасында билгеләп бүләкләячәкләр.

Бу бәйгегә тулаем 120 мең сум акча биреләчәк, җиңүчеләргә Грамоталар, акчалата премияләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру каралган. Беренче урын алучылар - 25 мең, икенче-өченче урыннар өчен 20 һәм 15 мең сум акча алачак.

-Комиссия әгъзалары җиңүчеләрне билгеләгәндә, беренче чиратта, территорияләрнең сәнгатьле итеп бизәлүенә, гирляндаларга, кар сыннары, таучыклар булуына, оригинальлеккә, үзенчәлекләргә игьтибар бирәчәк, - ди комиссия рәисе урынбасары, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова. - Быел да район оешмалары һәм авыл җирлекләре бу бәйгедә актив катнашырлар, урамнарга, авылларга бәйрәм төсе кертеп, әйләнә-тирәне матурлар дип өметләнәбез.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined җиңүчеләрне бүләкләр көтә