Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән укучылары сәнгатьле укуда ярышты

Башлангыч класслар укучылары арасында узган әлеге бәйгедә 2нче Чирмешән урта мәктәбенең 3нче класс укучысы Виктория Кандрова беренче урынны яулаган. Конкурста 24 мәктәптән 41 укучы катнашкан. -Чирмешән лицеенда узган бу чарага балалар бик яхшы әзерләнеп килгәннәр. Монда, билгеле, аларның укытучыларының өлеше дә зур, - ди район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү...

Башлангыч класслар укучылары арасында узган әлеге бәйгедә 2нче Чирмешән урта мәктәбенең 3нче класс укучысы Виктория Кандрова беренче урынны яулаган.

Конкурста 24 мәктәптән 41 укучы катнашкан.
-Чирмешән лицеенда узган бу чарага балалар бик яхшы әзерләнеп килгәннәр. Монда, билгеле, аларның укытучыларының өлеше дә зур, - ди район мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү буенча методисты Саҗидә Могыйзова. - Конкурсантларның чыгышларына бәя биргәндә уку техникасы, үз-үзләрен сәхнәдә тотышлары һәм актерлык осталыклары исәпкә алынды.
Әмир башлангыч мәктәбенең 4нче класс укучысы Диләрә Талипова һәм 1нче Чирмешән урта мәктәбенең 1нче класс укучысы Динара Хәмитова, шигырьләрне бик оста укып - икенче, Кармыш мәктәбе укучысы Элвина Әфләтунова, Чирмешән лицееннан Зәринә Назыйрова һәм Айгөл Мөхәммәтгатина өченче урынга чыкканнар.
Җиңүчеләргә Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылган. Аларга бәйгенең республика этабында да катнашырга туры киләчәк.
Бәйгедә Әккәрәйдән Никита Мешков, 1нче Чирмешән мәктәбеннән Зилия Минханова, Чирмешән лицееннан Нурия Гатина аерым номинацияләр буенча бүләкләнгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы бәйге сәнгатьле уку

2
X