Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән кызы Алсу – принцесса

    "Чирмешәннең мини-миссы" Алсу Сәлахова "Татарстан мини-миссы" бәйгесендә район данын яклап, "Беренче принцесса" исеменә лаек булды. -Бу конкурста башка елларда да безнең районнан кызлар катнашканы бар, тик призлы урыннар алучылар булмады, - ди Алсуны бәйгегә әзерләгән Әлфия Закирова. Кызлар бәйгедә үзләренең осталыкларын төрле яклап күрсәткәннәр: җырлаганнар да, мода да күрсәткәннәр, үзләренең...

    Реклама

    "Чирмешәннең мини-миссы" Алсу Сәлахова "Татарстан мини-миссы" бәйгесендә район данын яклап, "Беренче принцесса" исеменә лаек булды.

    -Бу конкурста башка елларда да безнең районнан кызлар катнашканы бар, тик призлы урыннар алучылар булмады, - ди Алсуны бәйгегә әзерләгән Әлфия Закирова.
    Кызлар бәйгедә үзләренең осталыкларын төрле яклап күрсәткәннәр: җырлаганнар да, мода да күрсәткәннәр, үзләренең визит карточкасын да тәкъдим иткәннәр.
    Алсуга Диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырганнар. Татар радиосы да җиңүчеләргә үз бүләкләрен һәм радиога туры эфирга чакыру биргән.
    Принцессаларга лимузинда Казан буенча сәяхәт тә оештырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: