Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Бәркәтә укучылары чисталыкны ярата

Бәркәтә урта мәктәбе укучылары "Мәктәп экопатруле" республика конкурсының җиңүчеләре рәтеннән, Казанда узган йомгаклау тантанасында катнашып, республиканың Премьер - министры Илдар Халиков кулларыннан бүләк алганнар. Мәктәп укучылары укудан буш вакытларында мобиль телефоннарына тиешсез урыннарда яткан чүплекләрне төшереп, Татарстанның Экология һәм табигый министрлыгына юллаганнар. Белгечләр алар хәбәр иткән урыннарга чыгып, чүплекләрне бетерү...

Бәркәтә урта мәктәбе укучылары "Мәктәп экопатруле" республика конкурсының җиңүчеләре рәтеннән, Казанда узган йомгаклау тантанасында катнашып, республиканың Премьер - министры Илдар Халиков кулларыннан бүләк алганнар.

Мәктәп укучылары укудан буш вакытларында мобиль телефоннарына тиешсез урыннарда яткан чүплекләрне төшереп, Татарстанның Экология һәм табигый министрлыгына юллаганнар. Белгечләр алар хәбәр иткән урыннарга чыгып, чүплекләрне бетерү буенча чаралар күргән. Яшь экологлардан барлыгы 5 меңнән артык фото кергән. Монда дүрт район укучылары, шул исәптән чирмешәнлеләр дә, иң актив катнашучылар сафында булып чыккан.
-Идел буе һәм туризм академиясендә узган чарага 16 укучы барды, - ди Бәркәтә мәктәбе директоры Рәшит Гыйнваров. - 7нче класс укучылары "Иң актив класс" номинациясендә бүләкләнделәр. Инсаф Мотыйгуллин (5нче класс), Айдар Галимов (9нчы класс) һәм Илүзә Мусина (11нче класс) иң актив укучылар буларак билгеләнделәр. Аларга кыйммәтле бүләкләр һәм Дипломнар тапшырдылар.
Биология укытучысы Җәүһәрия Әхмәтҗанова да Россия Экология министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурсы Бәркәтә экопатруль